Чәчүдә буалы механизаторларның кайсы алда?
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 майга "МТЗ-1221" тракторларын иярләүчеләр арасында чәчүне иң күп - 719 гектарда "Дружба" агрофирмасыннан Фәрит Гыймадиев, 500-760 гектарда "Авангард" агрофирмасыннан Рөстәм Шәйхетдинов, Наил Зәйнетдинов, Азат Гайнуллин, Рафиз Зәйнуллин үткәрделәр. Төрле маркалы чәчү комплексларында эшләүчеләр арасында да лидерлык әлеге агрофирмалар механизаторларында. "Дружба"дан Виталий...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 майга "МТЗ-1221" тракторларын иярләүчеләр арасында чәчүне иң күп - 719 гектарда "Дружба" агрофирмасыннан Фәрит Гыймадиев, 500-760 гектарда "Авангард" агрофирмасыннан Рөстәм Шәйхетдинов, Наил Зәйнетдинов, Азат Гайнуллин, Рафиз Зәйнуллин үткәрделәр. Төрле маркалы чәчү комплексларында эшләүчеләр арасында да лидерлык әлеге агрофирмалар механизаторларында. "Дружба"дан Виталий Захаров һәм Радис Кәбиров 1318, Александр Степанов - 750, "Авангард"тан Юрий Емельянов - 637, Рәис Камалов - 733, Николай Пахомов 782 гектар мәйданда орлыкларны җир куенына салдылар. Шулай ук "Авангард"тан Васил Насретдинов 460 гектарда шикәр чөгендере, Илгиз Сөнгатов 420 гектарда кукуруз чәчтеләр. Чәчү дәвам итә. Бүгенге көнгә ул район буенча барлык мәйданның 61 процентында башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев