Чиләбе өлкәсендә каза күргән Буа микроавтобусы пассажирлары турында мәгълүматны тәгаенләдек
Сайт укучыларыбыздан гафу үтенәбез, кичә үзебезнең битебездә авариягә эләккән автобус пассажирлары турында бастырып чыгарган мәгълүматыбыз бик үк дөрес булмаган. Алар, чыннан да, яшь спортчылар - Татарстанның бадминтон буенча яшүсмерләр җыелма командасы әгъзалары. Алара арасында Саба, Алексеевск, Югары Ослан, Кайбыч районнары спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре. Алар Казахстаннан йомгаклау турнирыннан Татарстанга кайтып килгәндә...
Сайт укучыларыбыздан гафу үтенәбез, кичә үзебезнең битебездә авариягә эләккән автобус пассажирлары турында бастырып чыгарган мәгълүматыбыз бик үк дөрес булмаган. Алар, чыннан да, яшь спортчылар - Татарстанның бадминтон буенча яшүсмерләр җыелма командасы әгъзалары. Алара арасында Саба, Алексеевск, Югары Ослан, Кайбыч районнары спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре. Алар Казахстаннан йомгаклау турнирыннан Татарстанга кайтып килгәндә ДТПга очрыйлар. Яшүсмерләр командасының автобуста сәяхәте барлык кагыйдәләрне үтәп гамәлгә ашырылган. Маршрут ЮХИДИ белән килештерелгән. ДТП урыныннан балаларны икенче автобуста якындагы тимер юл станциясенә алып киткәннәр. Аннан алар поездда өйләренә кайтканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев