Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Чиләбедән кайткан гаилә Буа районында яхшы климат тапкан

Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәреннән күченеп кайткан Светлана һәм Альберт Ситдыйковлар бирегә кайтканда әбиләр әйтмешли “бер авыз да” татарча белмиләр.

Альберт татар егете булса да, гомер буе шәһәрдә яшәп, русча сөйләшеп яшәгән отставкадагы хәрби, Светлана – урыс милләтеннән. Кызлары Регина да авыл мәктәбендә укый башлаганда татарча хәрефләр, сүзләр белән таныша башлый.

Гаиләнең Татарстанга күченеп кайтулары да кызлары аркасында була.

– Чиләбе өлкәсендә һава торышы нык салкын, җилле. Ә табиблар кызыбызга җылырак климатта яшәргә кирәк, диделәр. Монда һавасы да, табигате да ошады. Беренче тапкыр татар авылында яши башлагач, кыенрак булды булуын. Хәзер ияләштем инде, кызым Регина татарчага яхшы өйрәнде, берәрсе килеп эндәшсә, әтисе белән икебезгә тәрҗемә ясый, - диде елмаеп Светлана Ситдыйкова.

Регина дигәннән, анысы безне аерым сокландырды. Кыз ике ел ярым вакыт эчендә татарчаны өйрәнеп, аңлый, сөйләшә дә. Үзе сөйләвенчә, аңа да башта бик авыр булган. Татар теле дәресләрендә укытучысына урысча аңлатырга туры килгән. Сыйныфташ кызлары аңа һәрбер сүзне аерым-аерым өйрәткәннәр. Шулай итеп, әкренләп чын татар кызына әверелә ул – төрле чараларда, бәйгеләрдә катнаша, урыннар ала. Безгә дә татарча җырлап күрсәтте.

– Мин ике милләт кызы. Ике телдә дә сөйләшәм хәзер. Әтием ягыннан әбиемнең татарча сөйләгәннәрен ишетә идем. Хәзер әбием кебек сөйләшә алам, ураза да тоттым. Әнием ягыннан да апа-абыйларым белән аралашам, алар бер дигән кешеләр, - диде Регина.

Шул рәвешле алар татар мохитенә ияләшкән гаилә. Милли бәйрәмнәр булса, баралар. Мәсәлән, ел саен авылларында Сабан туе уздырылуы да ошый, рәхәтләнеп татар җырларын, биюләрен тыңлыйлар, карыйлар. Һәм авыл халкына да аны үзләренеке итеп кабул итүенә чын күңелдән рәхмәт әйтә ул.

Кыскасы, Яңа Тинчәленең урамнары киң булган кебек, “йөрәге” дә киң. Моны авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев та әйтте.

– Авылыбыз зур, елдан ел матурая, төзекләнә.  Буш йортларга кайтсалар, шатланабыз гына. Милләтләр дуслыгы көчле бездә, авылны яраткан, тырыш гаиләләрне көтәбез, - диде ул.

Шулай дәвам итсен, диясе генә кала.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев