Узган ял көннәрендә шәһәрнең “Юность” спорт мәктәбендә, “Импульс” спорт комплексында баскетбол уеннары гөрләде
Биредә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты кысаларында мәктәп командалары арасында баскетбол буенча Бөтенроссия ярышларының дивизион этабы узды
Иң көчлеләр исемен яулау өчен Идел аръягы районнарының сигезәр кызлар һәм егетләр командасы көч сынашты. Ике көн дәвам иткән киеренке көрәштә кызлар арасында да, ирегетләрдән дә беренче урынны һәм бәйгедә алга таба катнашу хокукын буалы яшь баскетболчылар яулады. Гүзәл затлар җиңүгә финалда Кайбыч, ир-егетләр Яшел Үзән командаларыннан өстенлек алып иреште. Өченче урыннарны шул чагыштырмада Яшел Үзән һәм Югары Ослан баскетболчылары алды. Район данын яклап чыгыш ясаган лицейинтернатның кызлар һәм 1 номерлы мәктәпнең ирегетләр командаларына февральдә узачак республика этабында да җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев