Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Дан орденының тулы кавалеры

Язмабыз Бөек Ватан сугышы ветераны Зыятдин Арусланов турында.

Зыятдин Минбаевич тумышы белән күрше Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан. Гомеренең соңгы елларын Буада үткәрә, безнең районда  җирләнә дә. 

Сугышка армиядән китә.  Анда ул Ленинград һәм 2нче Белоруссия фронтларында 46нчы укчы дивизиянең 314нче укчы полкында автоматчы булып хезмәт итә. Ленинград блокадасында катнаша. Әлеге 872 көнгә сузылган иң дәһшәтле бәрелешләрдә ефрейтор Арусланов алгы сызыкларда була, күп дошманнарны юк итә. Кыю егет күрсәткән батырлыклары өчен төрле дәрәҗәдәге Дан орденнарына лаек була.

Беренчесен 1944 елның 28 февралендә ала. Выборг шәһәре  кырыенда Зыятдин Арусланов берүзе немец корректировкалаучысын әсирлеккә төшерә һәм яраланган штаб начальнигын сугыш кырыннан алып чыга, шул рәвешле аның гомерен коткарып кала. Моның өчен өченче дәрәҗәдәге орден белән бүләкләнә.

Икенче Дан орденының тарихы болай: Польшаның Пултуск шәһәрендә контратака вакытында ул берүзе 5 немец солдатын юк итә, дошман артыннан күзләп барып, аларның траншеясына бәреп керә, анда немец солдаты белән коралсыз сугышырга туры килә, ул җиңә. Әлеге хәл 1945 елның 15 гыйнварында була. Монысы өчен ул икенче дәрәҗәдәге Дан орденын ала. Шул ук елны 2 апрель көнне Польшаның Данциг шәһәреннән (соңрак Гданск дип үзгәртелә) 4 километр ераклыкта ефрейтор Зыятдин Арусланов разведчиклар төркеме белән бергә дошман тылына үтеп керә. Алдан белгән мәгълүмат буенча алар корал складына баралар. Тик немец солдатлары каршы төшә, складны тиз генә бирергә теләмиләр, берөзлексез миномет-пулемет утлары яудыра башлыйлар. Арусланов башка автоматчылар белән бергә гомерен куркыныч астына куеп, аларга каршы тора. Нәтиҗәдә дошманның йөзләгән солдаты һәлак була, 38 немец рядовое һәм офицеры әсирлеккә төшә. Арусланов һәм сугышчан иптәшләре  автоматлар, пулеметлар складын кулга төшерәләр. Шуннан соң ул I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Моннан тыш герой күкрәген I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр дә бизи.

Берлинга кадәр барып җиткән ефрейтор Германияне Җиңү хакында Эльба елгасы ярында торганда радиодан ишетә. Бу хакта ветеранның хис-кичерешләре Чүпрәле районының рәсми сайтында  язылган.

– Шул хәбәрне ишеткәч, шатлануыбызны әйтеп аңлатырлык түгел иде. Күпләр елады. Бу гаҗәп түгел: чөнки “җиңдек!” дигән сүзне ишетер өчен курку белмәдек, ачлыкны, ялангачлыкны, үзәккә үткән салкынны кичердек. Тик барыбер ахыргача бардык, бирешмәдек. Җиңү хәбәрен Эльба елгасы ярында ишетүем дә үзенә бер билге, дип кабул иттем. Чөнки аннан ерак түгел мин күп дошманнарны юк иттем, бу хакта беркайчан да онытмыйм, -  дип искә алган Зыятдин Минбай улы.

1946 елда ул демо-билизацияләнә. Күкрәк тулы орден-медальләр таккан 22 яшьлек егет армиягә хәтле эшләгән Свердловск якларына әйләнеп кайта, Чиләбе шәһәре заводында газ-электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Соңрак, 1970 елда, Татарстанга кайта, Яр Чаллы шәһәрендә “КамАЗ” заводы төзелешендә хезмәт куя. Яхшы күрсәткечләре өчен аңа “КамАЗ” төзелеше ударнигы” дигән сертификат тапшыралар. 1982 елда Буага кайтып урнаша, пенсиягә чыкканчы шикәр заводында эшли. 1999 елның 10 мартында вафат була. Ул Буаның иске зиратында җирләнгән, каберенә һәйкәл куелган. Мәктәп укучылары патриотик чаралар кысаларында геройның каберен даими чистартып торалар.

Моннан 9 ел элек туган якны өйрәнү музеенда Зыятдин Аруслановка багышланган экспозиция  ачылды. Директор Люция Әхмәтҗанова белдерүенчә, геройның Дан орденнарын бергә җыю җиңелләрдән булмаган. Җитмәгәнен Буа шикәр заводы музее биргән. Әлеге хәтер почмагында геройның сугышчан бүләкләре генә түгел, “КамАЗ” заводында алган хезмәт иткән документлары, фотографияләре урнаштырылган.

Шәһәрнең Көнбатыш бистәсенең бер урамы Зыятдин Арусланов исемен йөртә. Ул җирле үзидарәнең шәһәр Советының 2000 елның 17 маендагы 26 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырылган.

Зыятдин Арусланов турында хатирәләрен барлау өчен геройның туган ягы Чүпрәле районы Кече Чынлы авылына шалтыраттык. Кызганыч, аның анда туганнары да калмаган, туган йортының да нигезе юк, аның урынына яңа йорт салганнар. Авыл мәктәбенең Зыятдин Арусланов исемен йөртүен дә белдек. Аның элеккеге директоры Тәзкирә Ибраһимова белән аралаштык. Аның белдерүенчә, Зыятдин Минбай улы сирәк булса да авылга кайткан һәм андагы ерак туганы Шәүкәт Баһаветдинов һәм элеккеге авыл җирлеге башлыгы Рәис Төхфәтуллов белән аралашкан. Хәзер алар да мәрхүмнәр. Исән вакытта алар Зыятдин аганың гаиләсе булмавы хакында әйткәннәр. Шуның белән ветеранның туганнарын эзләү тукталган. Аның каравы Тәзкирә Ибраһимова җитәкчелегендәге педагогик коллектив мәктәпкә аның исемен бирүләрен кайгыртканнар. Моның өчен аның турында күп мәгълүмат җыеп, тәкъдир итү проектларын эшләп, республикага җибәргәннәр. Андагы җитәкчелек моны күреп, мәктәпкә Зыятдин Арусланов исемен бирү турында карар чыгарган.

Тәзкирә Рәүф кызы сүзләренә караганда, якташлары геройны бервакытта да онытмаганнар. Һәр елны 9 май көнне бер төркем укытучылар белән мәктәпнең алдынгы укучыларын үзләре белән алып, Буага килгәннәр, Аруслановның каберен зиярәт кылганнар. Бу уңайдан Тәзкирә Ибраһимова якташ геройның каберен чисталыкта, тәртиптә тоткан өчен буалыларга рәхмәт җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев