Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Даша Сайкина Буаның “Арктика” бозында шөгыльләнүче фигуралы шуучылар төркеме “копилкасына” беренче Алтын медаль китерде

“Яз бәйрәме” республика фестивалендә пьедесталның югары баскычына күтәрелгән Дарья Сайкина әле мәктәп укучысы гына.

2 номерлы лицейның 7 сыйныфында  укый. Беренче карашка оялчан,  мөлаем бала, икенче карашка...  шушы  юка гәүдәгә күпме үҗәтлек һәм рух ныклыгы сыйган.

Моннан бер ел элек кызы Даша авызыннан: “Әни, мин фигуралы шуучылар төркеменә язылыйм әле”, - дигән сүзләрне ишеткәч, Наталия Анатольевна бермәл уйга кала: боз, тимераяклар, кыз бала. Ни булмас?!  Әмма шуны яхшы белә: Даша сигез яшьтән тимераякларга басарга хыялланган кызчык. Юк, баланың теләгенә каршы килергә күңеле бармый ананың. “Арктика” боз сараена документлар һәм гариза илтергә  әниле-кызлы баралар.

Шуннан бирле Дашаның көндәлек расписаниесе сәгатьләп бүленгән: дәресләр, аннары тренер Виолетта Маратовна  җитәкчелегендә күнегүләр, бозда шуулар, яңа элементлар өйрәнүләр. Ялыктыра, арыла, егылудан аяклар-куллар күгәрә.  Әмма Даша һәр яңа тренировкага яңа үҗәтлек белән килә.  “Ласточка” ясау, “винтель” әйләнү, “тулуп”, “аксель” – башка кызлар нәрсә турында сөйләшәләрдер, әмма Дашаның даирәсендә бу сүзләр һаман әйләнеп тора.

- Минем “ласточка” ясау, “кораблик”, “колечко”, “сальхов” яхшы килеп чыга. Әмма сикерүләрдә азрак “косякларны” бетерергә кирәк, - дип матур итеп елмая ул.  Тренер Виолетта Вәлиуллина исә шәкертен профессионалларча бәяли: пластикасы, сыгылмалыгы, пөхтә эшләве, фигуралы шууны чын-чынлап яратуы Дашаның өстен яклары, ди.  Беренче тапкыр республикакүләм ярышка “Яз бәйрәме” фестиваленә алып киткәндә дә сигез шуучысы арасында Даша Сайкинага да зур өмет баглый ул.

- Мин  бик дулкынландым. Үземне кулга алырга тырыштым. Беренче урынга минем исемемне игълан иткәч, башым әйләнеп китте, шатлыгымнан сикердем. Дөресен әйткәндә, мин максимум өченче урын турында хыялланган идем, - дип эч серен бүлешә фигуралы шуучы.  Хәзер төркемдә ул инде “чемпион” титуллы.

Әнисе исә Дашаның уңышлы дебюты өчен бер сөенсә,  кызында күнегүдән-күнегүгә мөстәкыйльлек, җаваплылык кебек сыйфатларның көчәюенә дә шатлана.

- Ничектер үсеп киткән кебек тоела, җитдиләнде. Сеңелесе Ульяна да апасы артыннан  фигуралы шуа башлады, - ди әни. Ә  күнегүләрдән соң Даша кул эшләре белән утырырга ярата. Мәсәлән, чыгышлар өчен әнисе белән сайлап алган күлмәкләргә ул үз куллары белән сәйләннәр тезә, бизи.  Ә башында хәзер яңа хыяллар. Аларның иң зурысы - бозда фигуралы шуу буенча Мәскәү дәрәҗәсендә  җиңү яулау.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев