Дәүләт автоинспекциясе Буа районы юлларында мотоциклчыларга карата контрольне көчәйтте
Дәүләт автоинспекциясе ТР юлларында мотоцикл йөртүчеләргә карата контрольне көчәйтте. 18-27 майда инспекторлар мототранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен, шулай ук аларның экипировкасы (шлем, яктылыкны кире кайтара торган элементлар) булу-булмауга аерым игътибар бирәчәк.
«Сезон җитү белән мотоцикллар саны да, авария куркынычы да арта, моңа еш кына тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу һәм хәтта экипировка юклыгы да сәбәпче була», – диде район автоинспекция начальнигы Алмас Кәримов.
Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, мотоцикл белән идарә итүче 16-18 яшьлек үсмерләргә 15 мең сумга кадәр штраф яный, транспортлары штрафстоянкага урнаштырыла. 16 яшькә кадәрге балалар өчен ата-аналары җавап бирәчәк. Бу очракта хәрәкәт итү чарасы шулай ук тоткарлана, ә баланың үзен профилактик исәпкә куярга мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев