Дәүләт Думасында мәктәпләрдә кайнар ризыкның бердәм стандартын кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында Россия мәктәпләрендә кайнар ризыкның бердәм стандартын булдырырга тәкъдим иттеләр.
Ул укучы рационындагы ашамлыкларның база исемлеген үз эченә алырга тиеш. Бу хакта «Труд» газетасы яза.
«Известия» басмасы хәбәр иткәнчә, РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шундый тәкъдимне парламентның мәгариф комитеты әгъзалары һәм «Гадел Россия — Дөреслек өчен» партиясенең рәистәше Сергей Миронов юллаган.
«Аерым төбәкләрдә үткәрелгән мониторинглар нәтиҗәсендә кайбер җитешсезлекләр (шул исәптән мәктәптә туклануның бәясе арту җәһәтеннән дә) ачыкланды», — диелә «Известия» газетасы китергән документ текстында.
Инициатива авторлары төбәкләрдә балалар арасында тигез хокуклылыкның үтәлергә тиешлеген искәртте һәм мәктәп укучыларының төрле төркемнәре өчен баланслы туклану принциплары нигезендә ризыклар исемлеген үз эченә алган бердәм федераль стандарт булдырырга тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев