Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Дәүләт Думасында мәктәптә ГТО нормативларын тапшыруны мәҗбүри ясарга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында Россия мәктәпләрендә ГТО нормативларын мәҗбүри тапшырырга тәкъдим ителде. Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов мөрәҗәгать итте. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Физкультурадан белем бирү программаларын әзерләгәндә барлык укучыларга да мәҗбүри рәвештә ГТО нормативларын тапшырырга тәкъдим ителә, сәламәтлек буенча рөхсәт ителмәү очраклары гына искәрмә булып тора. Бу инициативаны хуплавыгызны һәм әлеге мәсьәлә буенча Россия Федерациясенең гамәлдәге законына үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карауны сорыйм», диелә мөрәҗәгать текстыннан.

Инициатива авторы сүзләренчә, нәкъ менә ГТО физкультура-спорт комплексы совет чорында балаларга һәм яшүсмерләргә дөрес физик тәрбия бирүнең норматив нигезе булган, ул вакытта ГТО нормаларын миллионлаган кеше тапшырган.

«Әлеге инициативаны кабул итү сәламәтлекне ныгытуга, шәхеснең гармонияле һәм һәрьяклы үсешенә, патриотлык хисләре тәрбияләүгә ярдәм итәчәк», - диде Колунов.

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Анатолий Вассерман сөйләгәнчә, бу таләп укучыларга да укытучыларга да, мәктәп табибларына да кагыла. «Бер яктан, чыннан да, ГТО нормаларын һәрберсе диярлек тапшыра алырлык итеп мәктәптә физик культураны оештыру белән шөгыльләнүнең мәгънәсе бар, ә икенче яктан, бу мәктәп физкультурасын, һәм мәктәп медицинасын җитди үзгәртүне таләп итә», ди ул.

Шулай ук, ГТО комплексы - ул физик үсешнең база дәрәҗәсе, әгәр аның белән җитди рәвештә шөгыльләнсәләр, аны һәркем үти ала, артык көч һәм сәләт таләп итми, шул ук вакытта хәзерге мәктәп укучыларының сәламәтлеге «шәптән түгел», дип билгеләп үтте Вассерман.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев