Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру Саклану министрлыгы тәкъдимнәре һәм ведомство белгечләре фикере белән бәйле.
Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.
«Хәрби хезмәткә чакыру яше шкаласының максатчанлыгы, әлбәттә, белгечләр тарафыннан билгеләнә, беренче чиратта бу Саклану министрлыгы. Белгечләр вазгыятьне анализлый, бу демографик вазгыять белән дә, хәрби төзелеш ихтыяҗлары белән дә бәйле. Үз фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерәләр. Алар закон чыгаручылар тарафыннан кабул ителергә дә, ителмәскә дә мөмкин», — диде ул РБКга биргән интервьюда.
Искәртик, хәрби хезмәткә чакыру яшен үзгәртү турындагы карарны августта Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ буенча ул өч елга — 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырылды. Үзгәрешләр 2024 ел башыннан үз көченә керәчәк.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев