Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Дөнья күләмендә танылган кларнетчы Буа районының Боерган авылында туып үскән

Михаил Михайлович Измайлов егерме тугыз ел СССРның халык артисты Е. А. Мравинский җитәкчелегендәге Ленинград филармония оркестрында эшли.

Аның турында маэстро үзе дә “Михаил Измайлов югары квалификацияле музыкант,  искиткеч талантлы башкаручы”, дигән. Ә дөньяга танылган музыкантның кече Ватаны – Буа районының Боерган авылы. Ул 1925 елны авыл атакае гаиләсендә туа. Ул чорда Тугыз авылда боерганлы җырчыларны ерактан ук тавышларыннан таныганнар. Авылдашлар теләсә нинди крестьян эшен җырлый-җырлый башкарганнар, мәктәптә укытучылар хоры, кыллы оркестр булган. Укытучылар кем скрипкада, кем мандолинада, кем балалайкада уйнаган. Уен коралларын В. К. Юркин кулдан ясап биргән. Шуңа күрә Михаилда балачактан ук музыкага һәвәслек булу гаҗәп тә түгел. Измайловлар яшәгән бишпочмаклы йортның чоланында җирле оста Антон Сергеев кулы белән ясалган фисгармун тора. Мишаның әтисе белән бабасы буш вакытларда скрипка сызалар, абыйсы Николай гитарада әйбәт кенә уйный. Ул мәктәп оркестрында контрабас артында. Ә Михаилга дус малайлары белән тал ботакларынннан курай әмәлләп, анда көйләр чыгаруы кызык. Ул елларда Боерганда күпләр скрипкада уйнау белән мавыга. Бу И. Я. Яковлев  мәктәбендә музыкаль белем алган Сембер чуаш мәктәбе чыгарылышлары булган авыл укытучылары  казанышы да мөгаен. Михаил да скрипка ярата, әмма үзе ясаган курайны тагы да үз күрә. Ә бервакыт аңа әтисе туган көненә ялтырап торган бакыр төймәле кларнет бүләк итә. Малайның шатлыгы эченә сымый – менә ичмасам ул теләгән авазларны чыгара алырлык музыка коралы! Шуннан ул кларнетны кулыннан да төшерми.

Михаил бишенче сыйныфкача авыл мәктәбендә укый. Фәннәрне әйбәт кенә үзләштерә, ә җыр дәресендә ул күзгә күренеп үзгәрә – канатлар куйгандай була, курайда, кларнетта искиткеч матур уйнавы белән гаҗәпкә калдыра. Аннары талантлы үсмернең язмышын әтисе хәл итә – ул аны Чабаксар музыка мәктәбенә П. С. Груздев классына бирә. Тырыш, үҗәт үсмер укуының өченче елында инде өлкән кларнетчылар белән дуэт булып уйный. Аннары аны Н. А. Римски-Корсаков исемендәге Ленинград консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбенә күчерәләр. Михаил Измайловның калган тормышы Ленинград белән бәйле. Әлеге шәһәр аны күренекле итә. Консерватория студенты буларак Михаил уку йортының  опера студиясе оркестрында һәм С. М. Киров исемендәге опера һәм балет театрында уйный. 1941 елда конкурс нигезендә Ленинград филармониясенең симфоник оркестрына кабул ителә.  Сугыш башлану аркасында консерваториядә укуы өзелә. Михаил Измайлов үзе теләп фронтка китә. Ленинград оборонасында катнаша, Берлинны штурмлый. Консерваторияне  1948 елда гына тәмамлый, соңрак профессор В. И. Генслерның кларнет классы буенча аспирантураны да.

1953 елда “Прага язы” фестивале кысаларында тарихта беренче тапкыр  тынлы музыка коралларында башкаручыларның Халыкара конкурсы була. Анда Михаил Измайлов СССРның 26 кларнетчысы арасыннан берүзе чех авторлары Ф. Крамаркның концертын һәм Я. Ванхальның сонатасын уйный һәм К. Дебюсси оркестры озата баруында кларнетта уйный. Ул вакытта Михаил Измайлов совет музыкантлары арасында беренче булып халыкара конкурс лауреаты була. Аның таланты һәм осталыгы Чехословакия хөкүмәте тарафыннан Ю. Фучик ордены белән бәяләнә. Чех музыкасы мәдәнияте белән якыннан танышкач, камера музыкасы белән кызыксынган яшь лауреат үз илендә дә даими ансамбль булдырырга ният кыла. Шул рәвешле Ленинград филармониясендә соңрак бөтен дөньяга танылган коллектив – тынлы инструментлар квинтеты барлыкка килә. Аның составында якташыбыз төрле эпохадагы һәм стильдәге әсәрләрне башкара.

29 ел дәвамында илнең иң яхшы оркестрларының берсендә эшләп, Михаилның кларнетчы даны тарала. Аның уены матурлыгы, динамикалылыгы, бай һәм төрле төсләрдә яңгырашы, искиткеч техникасы, ансамбльне  тоя белүе, тирән музыкальлеге белән аерылып тора. “Шулай уйнау өчен бөек шагыйрь тойгыларына ия булырга кирәк”, - дип кабатларга яраткан Мравинский якташыбыз турында.

Туган оркестры белән Михаил Измайлов үзебезнең илдән тыш, Европаның барлык илләрендә, Кушма Штатларда, Канадада, Япониядә чыгыш ясый. Аның уенын Нью-Йорк, Вена, Лондон, Париж, Рим, Мадрид, Прага, Берлин тамашачысы әсәрләнеп тыңлый.

Михаил Измайлов абруйлы музыка педагогы буларак та билгеле әле. Консерваториядә ул  кларнет һәм тынлы инструментлар классларында укыта. “Тынлы инструментларда уйнарга өйрәтү” дәреслеге авторы да ул. Аның укучылары Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә концерт оешмаларында хезмәт куялар.

Михаил Измайлов актив концерт-башкарма һәм музыкаль-педагогик эшчәнлеге өчен “Санта Чечелия” Рим милли музыкаль академиясе медале, Дрезден филармониясенең юбилей медале белән бүләкләнгән. Чуаш музыкасын пропагандалауга керткән өлеше өчен аңа Чуашстан сәнгатенең атказанган эшлеклесе исеме бирелә.

Михаил Измайлов 1978 елн-ың июнендә Сочи шәһәрендә үлә. Санкт-Петербург консер-ваториясенең Зур залында мәрмәр тактада Чайковский, Аренский, Лядов, Прокофьев һәм башкалар белән беррәттән рус совет музыкасын үстерүгә өлеш керткән музыка әһелләре арасында Михаил Измайлов исеме дә бар. Михаил Михайловичның улы, шулай ук Михаил, әтисе укыган консерваторияне тәмамлый, дирижер була. Озак еллар Карелия радио һәм телевидение оркестрына җитәкчелек итә. Хәзер төньяк башкалада яши һәм эшли.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Михил Измай-ловның туган авылы Боерганда аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Анатолий МАЛЫШЕВ.

Боерган авылы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев