Эксперт-криминалистның челтәрләре һәм чәчәкләре
Люция Баһаветдинова эшеннән арып кайткан вакытта төсле җепләр алып бәйләүдән җанына ял ала.
Салкын акыл белән эш итүче хатын-кыз эксперт-криминалистның бигрәк тә җинаять урынына чыгарга туры килгән көннәрдә өйдә шулай тынычлануы ул.
Еш кына үзенең искиткеч кул эшләрен, картиналарын интернетка да куючы өч бала әнисе Люциянең көтмәгәндә полициягә эшкә килүе күпләр өчен башка сыймаслык гаҗәп була. Бер якта матур итеп рәсем ясый белүче, нечкә күңелле хатын-кыз, икенче яктан кан да, үлем дә күрергә туры килгән кырыс полиция хезмәткәре. Ә Люциядә болар барысы да, кем әйтмешли, бер флаконда. Шундый төрле яктан булган, үткен, тәвәккәл, максатка омтылучан һәм шул ук вакытта дөньяны матур итеп күрсәтә белүче хатын-кыз ул.
Люция Казан дәүләт педагогия университетының биология һәм география факультетын тәмамлагач, берничә ел балаларга белем бирә. Яшьтән укытучы булырга теләсә дә, погонлы форма кигән хатын-кыз һөнәре белән кызыксынуы һич бетми. Район эчке эшләр бүлегендә буш вакансия барын белгәч, укучылары белән саубуллаша. Бер якта күпме хыялланган эш көтә, ә икенче якта яраткан балалар кала. Бу мизгелдә укытучының күзләренә яшьләр килә хәтта. Полициядә эчке документлар белән эшли башта. Әмма бу аның хыялы түгел, аның өчен бу аз. Озакламый штатта эксперт-криминалист вакансиясе бушый. Люция тәвәккәлләп шушы вазифага күчә. “Булдыра алмассың, ул бик үзенчәлекле һөнәр” диючеләр дә була. Тик һәрнәрсәне ахыргача башкарып чыга белү сәләте аңа яңа урында тиз чыныгырга ярдәм итә. Ул хәзер ун елдан артык бу вазифада, майор званиесендә хезмәт итә.
Ә мавыгуларына килгәндә, Люция рәссамнар көнләшерлек картиналар ясый да ВКонтакте челтәренә элә. Рәсемне дә бик оста ясый ул.
- Рәсем ясау, кул эшләренә сәләт миңа әнидән килгән. Ул Буа фотографиясендә эшләде. Кайбер фотоларның җитешсез җирләрен карандаш белән төзәтә иде. Үземнең дә кара графит белән нидер ясавым хәтердә. Карлы мәктәбендә укыганда редколлегияне җитәкләдем. Сәгатьләр буе утырып эшли алам мин. Үскәч тә һәрвакытта яраткан эшләрем белән шөгыльләндем. Әйткәнемчә, район эчке эшләр бүлегенә дә күңелем кушу буенча килдем, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Җәй көннәрендә өйгә кайткач ул иң беренче бакчага керә. Анда аның чәчәкләре! Миләүшәләр, яраннар. Шулар белән мавыгып төшке ашы узганны да сизмәгән чаклары була.
Гаиләсе дә зур Люциянең. Иң зур таянычы ире Рөстәм. Өч баласы. Каенанасы Мөслимәне бик хөрмәт итеп яшиләр. Ул гаиләнең ышанычлы тылы.
8 Март бәйрәме уңаеннан батыр йөрәкле һәм нечкә күңелле мәкалә герое йөзендә барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлыйсы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев