Фән олимпиадаларында буалылар быел югары нәтиҗә күрсәтте. Һәр икенче укучы – җиңүче яки призер
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабына һәм, “Олимпка юл”ны да кертеп, республика олимпиадаларының йомгаклау этабына чакырылган 110 укучының 57се алардан җиңүче һәм призер булып кайткан.

Шул рәвешле, катнашу нәтиҗәлелеге 51,8 процент тәшкил иткән. Сүз уңаеннан, узган ел бу сан 39,8 процент булган. Быел 24 гомуми белем бирү предметы буенча узган олимпиадаларда районның 15 мәктәбенең 4-11 сыйныфлар укучылары лаеклы чыгыш ясады. Алар арасында икешәр фәннән призер булучылар шактый. Алших мәктәбендә укучы Виктория Кузнецова, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Камил Камалов, 2 номерлы лицейдан Тимур Дәүләтшин, лицей-интернаттан Нияз Нурҗанов, Рәсил Хәсәнов, Яңа Тинчәледән Язгөл Хәсәнова, Протопоповодан Дарья Липина, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Гүзәл Хәйбуллова, 1 номерлы мәктәптән Динә Рәхмәтуллина – шундыйлардан. Рәсил Хәсәнов татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы, Динә Рәхмәтуллина рус теленнән региональ этап җиңүчеләре дә. Ә лицей-интернатның 11 сыйныф укучысы Әмирхан Хәбибуллин, немец теле мәктәптә укытылмаса да, региональ этапта призлы урын яулады. Ә өч һәм дүрт предмет буенча җиңүгә ирешкән укучылар белән аерым таныштырабыз.
Николай Казаков

Ул Алших мәктәбенең 11 сыйныфында укый. Быел чуаш теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы, география, тарих, куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре фәннәре буенча бөтенроссия олимпиадаларының региональ этаплары призеры булган. Мондый сынауларда ул сигезенче сыйныфтан катнашып һәм ел саен нигездә әлеге предметлардан һәм геологиядән республикада иң белемлеләрнең берсе булуын раслап килә. Егеткә төгәл фәннәр дә җиңел бирелә. – Хәтерем дә яхшы. Укытучыларыбыз да белемне әйбәт бирә. Быелгы олимпиадаларга әзерләгән Светлана Мукасевага, Гөлчәчәк Гафуровага, Владимир Емельяновка, Владимир Петровка рәхмәтлемен, – ди Николай. Ул беренче сыйныфтан алып бары “бишле”гә генә укый. Төрле конкурсбәйгеләрдә дә катнаша. Спортта, аеруча волейболда көчле. Актив юнармияче дә ул. Имтиханнарны информатикадан һәм профильле математикадан тапшырып, программалаучы булырга, югары белемне Казан дәүләт университетында алырга тели. – Монысы барып чыкмаса, запас вариант география белән бәйле, – ди ул. Соңгы ике елда бердәнбер сыйныфташы, якын дусты, шулай ук техник юнәлешне сайлаучы Егор Григорьев белән бер-берсенә ярдәмләшеп укыйлар.
Алия Абдрахманова

Яңа Чәчкап мәктәбенең 8 сыйныф укучысы икенче ел рәттән өч фәннән – математика, татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар әдәбияты һәм татар теле буенча республика олимпиадаларының төгәлләү этапларында призер исемен яулый. – Математика кечкенәдән җиңел бирелсә дә, аны өйрәнүгә җитди карыйм. Укытучым Гөлшат Халитова белән дәрестә һәм дәресләрдән тыш, шулай ук үзлегемнән әзерләнәм, – ди ул. Аның әйтүенчә, математикадан аудиториядә олимпиада биремнәрен эшләү күбрәк тырышлык таләп итсә, дулкынландырса, әдәбияттан әзерләнүгә күп вакыт кирәк. Чөнки әдәби әсәрләр исемлеге зур. Алда Алияне һәм сыйныфташы, шулай ук ике ел рәттән татар теленнән республика олимпиадасы призеры булган Самирә Гыймадованы татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада да көтә. Ул 13-16 апрель көннәрендә Казанда узачак. Сыйныф җитәкчеләре һәм озак еллар әлеге фәннәрдән олимпиадага укытучылары Айсылу Солтанова әйтүенчә, укучыларын анда баллары югары булганга сайлап алганнар. Анда да сынатмас өчен белемнәрен чарлауны дәвам итү белән бергә Г. Тукай, М. Җәлил иҗатларына багышланган проектлар әзерләргә һәм аларны якларга кирәк булачак. Әлеге сыйныфтан тагын бер укучы – Сәйдә Төхвәтуллина да республика олимпиадасында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Ул физика һәм химия фәннәре буенча призер булды. Әлеге фәннәрдән шул чагыштырмада Рөстәм Бикмуллин һәм Ләлә Шәрәфиева белем бирәләр.
Берьюлы өч укучысы

М. Вахитов исемендәге гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зиннәтуллинаның берьюлы өч укучысы – 10 сыйныфтан Айгөл Кәримова, унберенчедән Азалия Сәлахова һәм Камилә Зарипова, 100 процент нәтиҗә күрсәтеп, туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында республика олимпиадасының төгәлләү этабында призлы урыннар яуладылар. Башка мәктәпләр укытучылары арасында да өчәр ук у чылары р еспублика олимпиадасының төгәлләү этабында һәм бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында уңышка ирешүчеләр бар. Алар – лицей-интернатта татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Гөлназ Зыятдинова, Протопопово мәктәбенең куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре укытучысы Петр Ляукин һәм, алдан язганыбызча, Яңа Чәчкаптан Айсылу Солтанова.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев