Фирзәр Мортазин: «Мин бервакытта да “йолдыз авыруы” белән авырмадым» Ул беренче тапкыр 6 яшендә Буаның Пионерлар йортында «Имәннәр шаулый» җырын башкара.
Кайбыч авылыннан малайның җырның ритмын, нотаны дөрес тоеп башкаруына өлкәннәр шаккаталар. Ул вакытта каршыларында булачак “йолдыз” басып торуын белмиләр әле.
Печән җыеп алган гармун
Фирзәрнең әти-әнисе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр булалар. Шуңадырмы, уртанчы бала Фирзәрне нинди концерт була, шунда алып барырга тырышалар. Сәхнәдә гармун тарткан абзыйларны күргәч, кечкенә Фирзәрнең дә уйныйсы килә. Өйдә урындык кочаклап, гармун төймәләренә баскан кебек, бармакларын берәмләп бәреп утыра. Җай чыккан саен әти-әнисеннән гармун алып бирүләрен сорый.
— Авыл кешесендә терлек бит инде. Әти, әгәр дә сушилә башын печән белән тутырсагыз, сиңа гармун булачак, диде. Әй, тырыштым! Ат җиктек, кырдан, болыннан печән җыябыз, печәнлек башы гына тулсын! Әти-әни вәгъдәсендә тордылар, миңа тальян гармун кайтты. Үзлегемнән уйнарга өйрәндем, — дип искә ала Фирзәр Солтан улы.
Бераз үсә төшкәч, хромкага кызыга. Анысын ул колхозда терлек азыгы җыеп тапшырган акчага сатып ала. Соңрак баянлы да була. Мәктәп бусагасын атлап чыккан егетнең нинди һөнәр сайлаячагын барысы да белә шикелле инде — ул Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, турыдан-туры Буага кайтып, шикәр заводының «Сахарник» клубына сәнгать җитәкчесе булып эшкә керә. Менә шуннан Фирзәр Мортазин эпохасы башлана да инде. Завод эшчеләре өчен генә түгел, буалылар да клубтан кайтып керми башлый. Ишегалдында гөрләп дискотекалар уза. Бал сылаган кебек, төнлә дә яшьләр әти-әниләреннән качып булса да, бирегә киләләр.
— Ул вакытта чүпрә заводы да гөрләп эшли, планны үтәсәләр, анда да концерт оештырабыз. Музыкаль аппаратура булдыру белән авыррак булды. Шул елларны Фәрит абый Садриев «Иң яхшы агитбригада» конкурсында җиңеп, безгә дә ярдәм итте. Уфадан аппаратура белеште, 30 градус салкында барып алдык. Безнең чор музыкантлары алар вакыт, исәнлек белән исәпләшмәде, зур акча артыннан да кумады. Халыкка булсын, дип тырыштык, — дип сөйләде героебыз.
Шул вакытларда Буага Илһам Шакиров концерт белән килә. Фирзәр Мортазинны да чыгыш ясарга чакыралар. Бу вакытта ул композитор буларак та үзен сынаган яшь музыкант — язган җырлары шактый була. Беренчесе, аның күңелендә нык истә калганы — «Ява карлар» җыры. Илһам Шакиров егетнең сәләтен югары бәяли, үзенә эшләргә чакыра, баянчысы Ганс Сәйфуллин булышлыгы белән җырлар яздырта. Шулай итеп, аның хитлары халыкка киң тарала башлый.
Салават белән танышу
Тормышында тагын бер истәлекле очрашу була — ул 1988 елда «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган җыр конкурсында ул вакытта әле киң танылырга өлгермәгән Салават Фәтхетдинов белән таныша. Икесе дә авыл егете, баштан-аяк сәнгатькә гашыйклар, тиз уртак тел табалар, шул көннән башлап, бүгенгә кадәр алар аерылгысыз дуслар. Иҗатташ бердәмлек икесе өчен дә баш әйләндерерлек уңыш алып килә.
Концертларына билет калмый, өстәмә куялар, тамашачылар алардан автограф алыр өчен сәгатьләр буе көтәргә әзер, радиога, телевидениегә еш чакыралар, газета-журналларга интервью ала алу журналистлар өчен бәхет була. Кыскасы, Фирзәр Мортазин булган бар җирдә тулы аншлаг.
— Сеңелем, мин бервакытта да «йолдыз» чире белән авырмадым. Үземне гади тамашачыдан өстен куймадым. Ул хәзер генә, сәхнәгә чыгып, өч җыр җырлыйлар да, мин «йолдыз» дип үзләрен әллә кемгә куялар. Мактанып әйтүем түгел, зур залларда көнгә өчәр концерт куя идем, барлыгы 66 җыр — һәрберсендә 22шәрне тере тавышка башкардым. Кайбер артистлар кебек фонограммага түгел! Тирләп-пешеп эшләп, күлмәк бер атнага чыдый иде, аннан чери, ташлыйм. Шуңа күрә безне халык озак еллар онытмас, дип уйлыйм, чөнки җыр сәнгатендә җаныбыз-тәнебез белән эшләдек. Кызганыч, хәзер эстраданың сыйфаты бетте, — диде Фирзәр Мортазин.
Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин хәзер дә популяр, сирәк булса да концертлар куя, зур заллар җыя, аның үзенең тугры тамашачысы бар. Ул иҗат иткән җырлар классикага әверелде, бервакытта да халык телен-нән төшмәячәк. «Ява карлар», «Бер генә минутка», «Пар балдаклар», «Хуш инде», «Өзелгәнсең сиреньнән», «Җанымда яз булып кал әле» һәм башкалар. Ул аларның исәбен дә белми, санаганы да юк.
— Яшь барган саен тынычрак яшисе килә. Яңа җырлар иҗат итүдән туктамадым, әлбәттә. Шагыйрьләр шигырь җибәргәч, укып карыйм, көй туса, җыр язам, тумаса — юк. Таныш җырчыларга бүләк итәм. Үзем шундый гади булгангамы, өемнән бервакытта да кеше өзелми. Хатыным Наиләгә рәхмәтле, безгә кем килсә дә, мул табын, ачык йөз белән каршы алды. Ул җырчылар арасында миңа караганда популяррак, кая барсам да, «Наилә апага сәлам әйт», диләр, — дип көлеп сөйли.
«Шәһәр минеке түгел»
Ул күңеле белән әле дә кайчандыр гармун алыр өчен сушилә башына тырышып печән җыйган авыл малае. Сигез елга якын Казанда яшәгәннән соң, туган авылына кайтып төпләнә. Шәһәр минеке түгел, ди ул барысына да. Авылда бройлер, үрдәк, каз асрый. Рәхәтләнеп бакчада эшли, бәрәңге казуны әле дә беркемгә ышанмый, үзе башкара. Инеш буена барып ял итә, балык тота, шуннан ерак түгел 179 каен утырткан, алар шаулавына карап сөенә. Ә ялларда балалар, оныклар кайта, алар белән мәш килә. Кыскасы, гади бәхет. Шуннан аермасын, ди. Кызы Чулпанның ни өчен җырчы карьерасын туктатуын сорадык.
— Ул киләчәктә сәхнәне төп һөнәр итеп сайламады. Юрист белгечлеген алды, шул юнәлеш буенча Мәскәүдә эшли,- диде ул.
Ә безнең өчен, халык өчен ул — тере легенда. Аның нәкъ менә Буаныкы булуы белән горурланабыз. Җырларыгыз өчен, халыкныкы булга-ныгыз өчен рәхмәт Сезгә, Фирзәр абый!
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев