Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Г. Тукай туган көнгә багышлап үткәрелүче шигырь бәйрәме уңаеннан райондашларыбызның иҗат җимешләрен укырга тәкъдим итәбез:

Булды микән, әткәй, бала чагың? Булды микән үсмер елларың? Явыз дошман басып алган чакта Унбер айлык кына булгансың. Ач-ялангач әнкәеңә карап, Ничек түзгән ана йөрәге! Кулларыңа бирер өчен хәтта Булмагандыр икмәк кисәге. Шешенгәнсең, ачка интеккәнсең, Үлгән диеп, әнкәң уйлаган. Башларыннан алып ак яулыгын, Шул яулыкка сине ураган. Нәни йөрәк үзенекен...

Булды микән, әткәй, бала чагың?

Булды микән үсмер елларың?

Явыз дошман басып алган чакта

Унбер айлык кына булгансың.

Ач-ялангач әнкәеңә карап,

Ничек түзгән ана йөрәге!

Кулларыңа бирер өчен хәтта

Булмагандыр икмәк кисәге.

Шешенгәнсең, ачка интеккәнсең,

Үлгән диеп, әнкәң уйлаган.

Башларыннан алып ак яулыгын,

Шул яулыкка сине ураган.

Нәни йөрәк үзенекен иткән,

Бирешмәгән шушы афәткә.

Язмыш үзенең кырыс сынауларын

Бирә икән, бирә адәмгә.

Сыкранулар белән искә ала әткәй,

Бала чагын, үсмер елларын.

Тик үткәнне онытуы авыр

Узган чакта гомер юлларын.

Рузилә Сафина.

Әхмәт авылы.

Ялгышларым турында

Кереп киттем уема,

Каләм алдым кулыма.

Мин язамын яшьлектәге

Ялгышларым турында.

Яшьлек кадерен белмәдем,

Хулиганлык эшләдем.

Әти-әнкәй киңәшләрен,

Тыңларга теләмәдем.

Матайларда элдерттем,

Кешеләрдән көлдерттем.

Миннән шулай көлгән өчен,

Кемлегемне белдерттем.

Төнлә барып бакчасыннан,

Кишерләрен чәлдердем.

Тәрәзәсенә "шакмый" куеп,

Йокыларын бүлдерттем.

Кинәт нидер туктатты,

Яманлыкка юл япты.

Җитте "брат" тукта син дип,

"Совсем" аяктан екты.

Язмыш бирде кирәкне,

Фикерләрне үзгәртте.

Шушы гамәлләрем өчен,

Тәүбә итәргә өйрәтте.

Гафу сорыйм, кешеләр!

Урланмасын кишерләр.

Бәхетсезлек, кайгы җиле

Шакымасын ишекләр.

Тыныч булсын дөньялар,

Еламасын аналар.

Тынгысызлык, хәсрәт килеп,

Бүленмәсен йокылар.

Яшьлек кадерен белегез,

Шаярыгыз, көлегез.

Олыларның киңәшләрен,

Күңелегезгә кертегез.

Марс Гафуров.

Буа шәһәре.

Изге бәйрәм

Җиргә күпме язлар килеп киткән,

Ташкыннарга күмеп ярларны.

Тик онытмас туган халкым минем

Җиңү алып килгән язларны.

Мәрхәмәтсез сугыш күмер итеп,

Авыл-шәһәрләрне яндырган.

Аналарны улсыз, сабыйларны

Гомерлеккә ятим калдырган.

Чит-ил туфрагында мәңгелеккә

Ятып калган күпме балалар.

Һаман әле, бәлкем кайтыр диеп,

Балаларын көтә аналар.

Онытылмый шул сугыш афәтләре,

Күпме генә еллар үтсә дә.

Юк шул, кайтмый яуга киткән ирләр.

Тол калганнар күпме көтсә дә,

Болыт булып килгән кайгы-хәсрәт.

Әрнетә ул һаман бәгырьне.

9 Май - Бөек Җиңү көне,

Һәркемгә дә бит ул кадерле.

Май җилләре исә, назлы җилләр.

Бәйрәм бүген - Җиңү бәйрәме.

Ветераннар уза мәйданнарга,

Кулларында чәчәк бәйләме.

Тол калганнар килә һәйкәлләргә,

Ташыганга күңел моң тулып.

Үлгәннәрнең рухы кайта җиргә,

Кабатланмас ямьле яз булып.

Онытылмый батыр көрәшчеләр,

Алар безнең күңел түрендә.

Яу кырыннан кайтмый калганнарны

Тол-ятимнәр көтә бүген дә.

Фирдәвес Зыятдинова.

Буа шәһәре.

Әремнәр

Туган якка кайтсам, үз илемә,

Тынгы бирми әрем исләре.

Яңаргандай була күңелемдә

Шунда алган тәүге хисләрем.

Авылыбызның тыкрык буйларында

Әле дә булса үсә әремнәр.

Сугыш елларында без дә үстек,

Әремнәрдәй булып, әрсезләр.

Илебезне азат итәр өчен

Зур көрәшкә киткәч әткәйләр,

Тормыш авырлыгын иңнәрендә

Күтәрделәр безнең әнкәйләр.

Авыр чакларында без аларның

Таянычы булдык, терәге.

Сугыш аркасында чынга ашмады

Күпме сабыйларның теләге.

Кайгы-хәсрәт булды ул чакларда,

Әрем әчесенә тиңләрлек.

Бездән соң да килгән буыннарга

Гыйбрәт булсын өчен сөйләрлек.

Учларыма алган әремнәрдән,

Кагылуга орлык коела.

Кыр юлыннан әнкәй арып-талып

Кайтып килер төсле тоела.

Сугыш алып килгән кайгы-хәсрәт

Онытылмый, юк шул, әле дә.

Әнкәйләрнең әче күз яшьләре

Тамды микән әллә әремгә.

Фирдәвес Зыятдинова.

Буа шәһәре.

Толлар елый

Бәйрәм бүген, бәйрәм һәркемнең дә

Көтеп алган Җиңү бәйрәме.

Күңелләрне назлап язгы җилдә

Җилфердидер Җиңү байрагы.

Орден-медаль таккан ветераннар

Мәйданнарга уза тезелеп.

Толлар елый бүген, тол калганнар,

Йөрәк бәгырьләре өзелеп.

Күңелләрдә бетмәс кайгы -хәсрәт,

Хатирәләр кабат яңара.

Табылмас шул, дәва ничә еллар

Әрнеп торган сагыш-ярага.

Сугыш башлангач та яу кырына

Күпләп озатып калган ирләрен.

Киткән изге яуга ир-егетләр,

Яклар өчен туган җирләрен.

Шул китүдән күпләр кайта алмыйча,

Ятып калган сугыш кырында.

Хәбәр килгән зур сугышта аларның

Батырларча үлеме турында.

Тугры калып биргән вәгъдәсенә,

Толлар ялгыз калган гомер иткәннәр.

Яз булмаса, бәлкем көз кайтыр дип,

Якыннарын һаман көткәннәр.

Фронттан язган өчпочмаклы хатлар,

Сакланадыр сындык төбендә.

Кайтмый калган ирләрен сагынып,

Толлар елый әле бүген дә.

Күңел тулы сагыш-әрнүләрдән,

Ятимнәре елый сугышның.

Бирәсе иде шул тол-ятимнәргә,

Бөтен матурлыгын тормышның.

Өчпочмаклы хатлар әле дә булса,

Сакланадыр сандык төбендә.

Фирдәвес Зыятдинова.

Буа шәһәре.

Туган авылым Бик-Үти

Нинди матур минем туган авылым,

Нинди ямьле безнең Бик-Үти.

Мөмкин түгел синнән аерылу,

Булмый сине калдырып китү.

Һәр почмагың күңелемә якын,

Суларың да синең татлырак,

Кешеләрең синең ягымлырак,

Кошларың да сайрый моңлырак.

Урта елга суы челтерәп ага,

Авылымны бүлеп икегә.

Күңелем тарта кабат Бик-Үтигә,

Авыл башын чыгып китүгә.

Мин яратам сине, туган авыл,

Ямьле синең Бола буйларың.

Ярларыңа төшеп бер урасам,

Балачакка кайта уйларым.

Әле дә яңгырый колагымда,

Әбиемнең дога укулары,

Әнкәемнең, - балам - диеп дәшүе,

Әткәемнең көчле куллары.

Көннәр буе каз көтүе көтеп,

Суларыңда балык сөрүләр,

Урамнарга сөт исе таратып,

Кич җиткәндә көтү керүләр.

Синдә үтте минем балачагым,

Гөрләп үтте безнең үсмер чак,

Гармун тартып урамнарың буйлап,

Кызлар исе кергән егет чак.

Мин рәхмәтле сиңа, туган авылым,

Сәхнәләрдән сине зурлармын,

Сиңа атап шигырьләр язармын,

Көйгә салып җырлар җырлармын.

Ашкынып кайтам сиңа, туган авылым,

Китсәм дә мин дөнья читенә,

Күңелем барыбер тарта Бик-Үтигә,

Авыл башын чыгып китүгә.

Фаяз Хәбибуллин.

Бик-Үти авылы.

Китап

Каләм алып шушы урында

Шигырь язам китап турында.

Китап бит ул белем диңгезе,

Галәм-һаваларга менгезә.

Китапларның була төрлесе:

Калыннары, нечкә биллесе.

Тик нигәдер килми укыйсы,

Шул турыда кирәк уйлыйсы.

Укыган, кеше булыр дип,

Әйтә иде безнең әбиләр.

Әтиләр дә, әниләр дә

Китап укы, зирәк бул диләр.

Яратыйк без китапларны

Алар безне ярата.

Укымаган кеше, кеше түгел

Китап безгә шуны аңлата.

Алия Мәхмүтова.

7 сыйныф, Кайбыч мәктәбе.


Туган авылда балачак

Һәр кешенең туган ягы

Үзенә матур була.

Читкә китеп яшәгәндә,

Күзләренә яшь тула.

Җырларда да җырлыйларт бит

Туган ягым турында.

Кайларда гына йөрсәм дә,

Туган ягым уемда.

Яланаяк йөгерсәм дә,

Урамым чирәмендә.

Тәгәрәшеп үсәбез без

Табигать күләмендә.

Туган авыл сагындырыр

Еракларга китсәк тә.

Әйләнеп кире кайтырбыз

Бик күп, бик күп белсәк тә.

Ильвина Әхмәтова

7 сыйныф, Кайбыч мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев