Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Гайфуллиннарның зур гаиләсе шәһәрне авылга алмаштырган

Күл Черкене авылыннан Наилә һәм Марат белән алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүген бишесе яннарында. Өлкәннәре студентлар инде. Уллары Уфа, кызлары Казан уку йортларында белем алалар. Әти кеше улының кайтуын аеруча көтеп ала. Йортта ир-егетләр башкара торган эшләр җитәрлек бит. Төпчекләренә кул арасына керергә иртәрәк әле. Ә менә әниләренең ярдәмчеләре күп. Мәктәптә укучы өч кызлары бар эштә дә булышалар.

— Үзем генә булсам, берсенә дә өлгерә алмас идем. Ә болай бөтенесе берьюлы эшләнә — кызларның берсе өйне җыя, икенчесе савыт-саба юа. Сарыклар, кәҗәләр асрыйбыз. Аларны карарга да ярдәм итәләр. Бер-берсеннән күреп, эшләргә өйрәнеп үсәләр, — ди Наилә. 

Гөлсем пешерергә ярата. Без килгән көнне якыннарын коймак белән сыйлады. Аның ул аеруча тәмле килеп чыга икән. Бу юлы да мактый-мактый чәй эчтеләр. 
Кызлар укуда да сынатмыйлар, спортта, мәктәп тормышында активлар. Гөлсем белән Хәдичә каратэ белән шөгыльләнәләр, җиңүләре дә бар. 

— Бергә җыелгач аларның мәктәп хәлләрен, алган билгеләре турында сөйләгәннәрен тыңлыйсы үзе бер рәхәт. Бер көнгә никадәр вакыйга, — диләр күп балалы Гайфуллиннар.

Алар икесе дә өчәр балалы гаиләдә үскәннәр. Наилә, күп балалы әни булырмын дип, башыма да килми иде, ди. Хәзер алар моның зур шатлык булуын белә. Ишле гаиләдә һәрвакыт шулай булган: олыраклар кечкенәләрне карый. Гайфуллиннарда да бу язылмаган канун кебек. Бер-берсенә дәрес әзерәшергә дә, иң кечкенәләрне уку-язуга өйрәтергә дә булышалар.

— Төпчекләре балалар бакчасына йөрми. Мәктәп-кәчә яшьтәге балалар өчен кирәкле китапларны, әсбапларны алып, өйдә шөгыльләнәбез, — ди Наилә. 

Гаилә тагын авылда яшәгәннәренә дә шатлана. Өйләнешкәннән соң алар Буада торалар. Авылга җәйләрен генә кайталар. Аннан гаилә башлыгының бабасыннан калган йортны зурайтып, шунда төпләнәләр. Кул астында машина булгач Буага барып кайтуны нигә дә санамыйлар.

— Ара якын, көненә 5-6 тапкыр әйләнгән чаклар да була, — ди Марат.

Шәһәр кызы Наилә дә авылны күптән үз иткән.

— Миңа монда тынычрак, иркенрәк. Шәһәрдә чагында балаларны үзләрен генә урамга уйнарга чыгарып булмый иде. Ә авылда алар ишегалдында уйнаганда тыныч күңел белән өйдәге эшләрне эшли алам, — ди Наилә.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев