Гаилә учагы Буага килде
Күчмә утны чүпрәлеләрдән Ырыңгы авылыннан Любовь һәм Юрий Тимряковлар гаиләсе кабул итеп алды
Күчмә ут гаиләдән гаиләгә кабул ителде. /ГАКЫЙЛ КАМАЛЕТДИНОВ ФОТОСЫ.
“Россия йөрәге” гаилә учагын тапшыру тантанасы Чүпрәле районының ЗАГС бүлегендә үтте. Озатуга районның үрнәк гаиләләре чакырылган иде.
Чүпрәле район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, күчмә ут аларга моннан бер атна элек Тәтеш районыннан килеп ирешкән. Аны өч баласын СВО зонасына озаткан Валерий һәм Вера Портновлар гаиләсе кабул итеп алган һәм районда бер атна дәвамында гаиләләр катнашында төрле чаралар оештырылган. Бәйрәмдә үрнәк парлар, капсулага кулларын куеп, теләкләр теләделәр.
- Гаилә учагы Мәскәү-дә ВДНХда узган “Россия” күргәзмәсендә кабызылган. Шул вакытта Россиядә Гаилә елына старт бирелде. Әлеге ут гаилә мөнәсәбәтләрен саклаучы изге Петр һәм Феврония рухы сакланган монастырьдан кайтарылган. 12 лампадада утлар Россиянең төрле регионнарына озатыла.
Гаиләдән гаиләгә тапшырылып, әлеге учак 2024 елның 25 гыйнварында Татарстанга, 11 ноябрьдә Чүпрәлегә килеп җитте. Бүген без аны Буа районына тапшырабыз,- диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов. Гаилә учагын кабул иткән буалылар Любовь һәм Юрий Тимряковлар да үрнәк гаилә булып тора. Пар быел Татарстан Рәисе белән очрашуга да барды. Өч ир балалары да бүген Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итә. Икесе махсус хәрби операциядә, төпчекләре сроклы хезмәтен үти.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов бөтенроссия күләмендәге әлеге чара кысаларында безнең районда да күп чаралар оештырылачагын белдерде. Һәрбер гаиләгә бәхет һәм муллык теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев