Гастрольләр тәмам. Буа театры артистлары җәйне ничек уздырырга җыена? (+фото)
Алар киләсе айда 19нчы сезонны ябарга җыеналар, 1 июльдән отпуск яллары башлана.
Буа театры – республикада уңышлы эшләп килүче коллективларның берсе. Әлеге труппаны үзләре шаяртып, “көпчәкле театр артистлары” дип тә атыйлар. Чөнки алар гастрольләргә, фестивальләргә иң күп йөрүче артистлар. Татарстан, Россия театр сәхнәләрендә генә түгел, башка илләр тамашачысы алдында чыгыш ясадылар.
Эш беткәч, ял итәргә ярый дигән кебек, алар да җәйләрен файдалы итеп уздырырга җыена. Шулай итеп кем кайда ял итә? Алар бу хакта “Буинск-информ” корреспондентына сөйләделәр.

Ильфир Солтанов, Татарстанның атказанган артисты:
– Отпускада якыннарым янына Башкортстанга кайтып килергә исәплим. Алар белән рәхәтләнеп ял итеп, аралашасым килә. Тыгыз гастрольләр аркасында еш күрешеп булмый. Аннан өемне әкренләп төзеп бетерәсем килә, - диде.

Гөлназ Гыйззәтуллина, Татарстанның атказанган артисткасы:
– Авылга әти-әни янына кайтып булышырга ниятлим. Насыйп булсын. Башка планнарым юк, - диде.

Айгөл Сәгыева, Буа театрының әйдәп баручы артисткасы:
– Ирем, коллегам Рамил Шәйхетдинов белән без Тәтеш районы Келәш авылында яшибез. Үз йортың булгач, эш күп. Бакчада казынырга, өйне карап, кирәк җирен ремонтларга исәп. Аннары минем яктан нәсел кешеләре быел Әстерхан шәһәрендә очрашу оештыра, шунда барырга ниятлибез. Рамилнең әти-әнисе Самара өлкәсенең Камышлы районында яши. Аларга барып, булышып киләсебез килә, - диде.

Рима Хәмидуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
– Соңгы елларда минем традиция – Төркиягә барып, ял итеп, диңгездә коену. Быел да планнарны бозарга җыенмыйм. Диңгездән көч җыеп кайтам, - диде Рима апа.

Вилнур Шәйхетдинов, Буа театрының әйдәп баручы артисты:
– Туган ягыма әниемә кайтып киләм. Бераз йорт тирәсенә ремонт ясыйсы бар. Хатыным Гөлшат белән отпуск ялыбыз бер вакытка туры килми. Аның сентябрьдә, шул айда берәр атна алып, ял итеп кайтасы килә, - диде.

Булат Гәрәев, Буа театрының әйдәп баручы артисты:
– Быел кавын һәм карбыз үстереп карыйсым килә. Быел җәйне эссе килә, диләр бит. Шуңа көньяк җимешләрен күбрәк ашыйсы иде. Аннан йортка да азрак ремонт үткәрәм, - диде.

Гөлзада Камәртдинова, Татарстанның атказанган артисткасы:
– Быел диңгезләргә баруны планлаштырмадым, зур эш турында уйлап торам әле, әмма кычкырып әйтергә базмыйм. Алдан кычкырган күкенең баш таз була, диләр бит.

Ирек Гайнетдинов, Буа театрының әйдәп баручы артисты:
– Беркая да китәргә җыенмыйм. Авылда үткәрергәш, якыннарым янында рәхәтләнеп ял итәргә җыенам, - диде.
Ә сез җәйге ялларны кая үткәрергә җыенасыз. Комментарийларга языгыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев