Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Гер спорты буенча Россия чемпионы булган буалы Кирилл Ляукин Һиндстанда узачак дөнья чемпионатына әзерләнә

Буа шәһәрендә туып-үскән 26 яшьлек Кирилл шушы көннәрдә Новосибирскта гер күтәрү буенча Россия чемпионатында беренче урын яулады.

Ул 10 минут эчендә озын цикл буенча герне 81 тапкыр өскә чөйде. Ул быел  Һиндстанның Нью-Дели шәһәрендә узачак дөнья чемпионатында Россия данын яклап катнашачак. Ярышның шарты буенча катнашучы герны 75 тапкырдан аз булмаган санда чөяргә тиеш.

Бу спортчы якташыбызның беренче җиңүе генә түгел икән инде. Кирилл 2024 елда Кыргызстанның Чолпон Ата шәһәрендә узган дөнья чемпионатында яшьләр арасында (двоеборье, в/к 63 кг) чемпион булуга ирешкән.  Ике ел рәттән – 2024 елда  Россия чемпионатында көмеш, 2025 елда бронза призеры булган.

Кирилл Ляукин һөнәре буенча тренер, шәхси эш белән  дә шөгыльләнә. Новосибирскта узган Россия чемпионатына кадәр ул дүрт ай Буага кайтып  “Импульс” спорт комплексында шөгыльләнгән. Без чемпион белән телефон аша элемтәгә кердек. Ул Буаның 2 номерлы лицее чыгарылышы булуын һәм балачагыннан  “Батыр” спорт мәктәбендә футбол уйнап үтүен әйтте. Инде бер тапкыр дөнья чемпионы булган якташыбыз Буада спортка мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларын рәхмәт сүзләре белән искә алды. Футбол буенча тренеры Ринат Садыйковны һәм мәктәптә физкультура укытучысы Рафаэль Сәйфетдиновны рәхмәт белән искә алды.

-Мин спортка мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларыма рәхмәтле. Башта спортның авыр атлетика төренә тартылдым. Аннан гер күтәрү спорты буенча тренер белән шөгыльләнә башладым. Бүген  мин Россиянең атказанган тренеры Михаил Трофимов кул астында шөгыльләнәм, - диде ул.

Россия чемпионы әле безне интригалап та куйды – Буа Сабан туена кайтам, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев