Гимназиягә кунаклар килде.
3 нче июльдә Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназиягә танылган шагыйрьләр: Ренат Харис һәм Равил Фәйзуллин һәм «Сәләт» хәрәкәте – Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль, иҗади потенциалын ачу һәм үстерү системасына нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов килделәр
Мөхтәрәм кунакларны Гимназия базасында эшләүче, райондагы бердәнбер “Сәләт- Буа” клубына йөрүче балалар каршы алды. Кыска гына вакыт өчендә алар өчен гимназия буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар уку йортындагы “Этнографик” һәм “Гимназия тарихы” музейлары эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Алар музейлар җитәкчесе Юнусова М.М. һәм экскурсоводларга рәхмәтләрен белдерделәр. Кунаклар да буш кул белән килмәгән иде. Алар гимназиягә үзләренең китапларын бүләк иттеләр, истәлекләр китабына үзләренең теләкләрен яздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев