Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Гөлнур Айзат дусты Хәния Фәрхинең вафатына 1 ел тулу уңаеннан шигырь язды

Хәниянең арабыздан киткәненә 1 ел…

Кояш бүген карый бүтәнчәрәк,
Нурларыннан күзләр камашмый.
Йөрәк сыза, әрнүләре тирән,
Һәр тибеше сагыш-алдашмый!
Сиңа җитмәс, сиңа җитмәс, бәгырь,
Бу кояшның җылы нурлары…
Син бит, җаным, авыр таш астында,
Кояш ерак, кояш югары!
Синең белән, гүя, сөйләшкәндәй,
Кара-каршы икәү утырып,
Хәзер әнә кара мәрмәр таштан
Син карыйсың күзең тутырып…
Син бит купшы күлмәк-алкаларны
Яратсаң да сәхнә түрендә,
Уеңа да кереп чыкмагандыр
Зур таш булыр диеп гүреңдә?!
Пәйгамбәрнең әйткән хәдисе бар:
«Бизәмәгез, — диеп, — зиратны!»
Бүген кемгә таш коялар икән,
Бүген кемнең икән чираты?!
Сине таныр иде моң сөйгәннәр
Баш очыңда гади таш торса.
Тәтешленең болын чәчкәләрен
Сөя идең, җаным, син юкса…
Кабереңдә торган бу һәйкәлдә
Гади чәчкә үсмәс, беләсең!
Шул зур ташта ярату бар диеп
Уйлыйлардыр, ахры, күрәсең?!
Ялгышалар! Зират музей түгел!
Зират – хәтер урыны йөрәктә!
Хозурланып йөрү урыны түгел —
Матурлыкка карап — кирәктә…
Әрвахларга дога җитә , җитә,
Тынны буар олы таш түгел!
Бүген таңда сине уйлап көйде,
Сине сагынып сызды бу күңел!
Ахирәтне искә ала торган,
Киләчәкне уйлар җир — зират!
Гыйбрәт урыны, сагыну урыны да ул,
Рух ятмасын иде зар елап…
Уздырыштан һәйкәл торгызганны
Яратмадың бит син, Хәния!
Якыннарың сиңа таш куйганда,
Уйламаган шуны, я нигә?!
Кара мәрмәр ут кояшта кызып
Җаның көйдерә күк күңелгә…
Их соң ташта булса икән хикмәт,
Аңламыйлар шуны бүген дә?!
Ислам кануннары сурәтне дә
Куюларны тыйган заманда.
Бер–берсеннән зуррак таш һәйкәлләр
Зиратларда арта һаман да…
Уйлыйм, дустым, кара таш астында
Тын алуы авыр, беләмен.
Исәннәргә рәнҗү-үпкә белән
Узмый микән синең көннәрең?
Ташта гына булса икән сөю,
Көтеп алган якты, җылылык?
Синең, бәгырь, моңың — үзе һәйкәл
Гомер бакый истә булырлык!

Хәниякәем! Рухың шат булсын! Сине һәрчак сагынып яшәүче дустың

Гөлнур Айзат. Буа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев