Гөлнур Айзетуллова: “Бакый Урманче эшләгәнне карап торганым бар”
Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетуллова бу хатирәсен сынчының Күл Черкене авылында үткән Музей бәйрәмендә сөйләде. "Студент елларында Бакый ага Урманченең Академик Королев урамындагы остаханәсенә бара идек. Озын кара алъяпкычын бәйләгән килеш нидер эшләп утырганы бүгенгедәй күз алдымда. Студентлар килгәнне бик ярата иде. Бар эшен...
Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетуллова бу хатирәсен сынчының Күл Черкене авылында үткән Музей бәйрәмендә сөйләде.
"Студент елларында Бакый ага Урманченең Академик Королев урамындагы остаханәсенә бара идек. Озын кара алъяпкычын бәйләгән килеш нидер эшләп утырганы бүгенгедәй күз алдымда. Студентлар килгәнне бик ярата иде. Бар эшен туктатып торып, сөйләшә иде. Шулай берсендә өстемә чәчәкле кримплен тукымадан күлмәк кигән идем. Урманченың күзе шуның чәчәкләренә төште, берсенең эскизын да алып калды. Минем күлмәк чәчәген кайда кулланганын гына әйтә алмыйм. Икенче юлы Бакый аганың Дәрдмән сынын ясаган чагына туры килдек. Кызыгып карап торганыбызны күреп, безгә дә агачны юнып карарга рөхсәт итте.
Остаханәнең икенче катында яшәде ул. Хатыны Флора ханым без килгән саен үләннәрдән чәй ясап, сыйламыйча калмый иде" , - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев