Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Гомерегез пилотсыз очкыч куркынычы астында калганда нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиешсез. Татарстан халкын шул хакта искәрттеләр

Сезгә кинәт пилотсыз очкыч һөҗүме турында хәбәр килеп ирешсә, паникага бирелмәгез. Үзегезнең һәм янәшәдәге кешеләрнең гомерләрен саклап калу өчен төп кагыйдәләрне эшкә җигегез.

Һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга – подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, лифт кулланырга ярамый. Шулай ук якындагы бинада яки җир асты кичүендә яшеренү урыны эзләргә була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Әгәр фатирда булсагыз, тәрәзәләр булмаган урынга барыгыз, терәк стеналар арасында урнашыгыз. Кагыйдә буларак, бу – ванна бүлмәсе. Идәнгә утырырга һәм тәрәзә яныннан ераккарак китәргә кирәк. Һөҗүм булганнан соң, пилотсыз очкычның калдыкларын күрсәгез, тотынмагыз, кулыгызга алмагыз.

 «Әгәр пилотсыз очкычны фотога яки видеога төшерә алсагыз, аны полиция хезмәткәрләренә тапшырыгыз. Бу хакта «112» номерына шалтыратып хәбәр итегез. Фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә таратырга ярамый – бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук пилотсыз очкыч турында тикшерелмәгән мәгълүматны интернетта таратырга ярамый», – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Әгәр һавада эленеп торган пилотсыз очкыч күрсәгез, турыдан-туры аның күз уңына эләкмәскә тырышыгыз – яшеренү урыны табыгыз яки читкәрәк китегез.

Пилотсыз очкыч янәшәсендә рация, мобиль телефоннар, GPS җайланмалары һәм башка электрон җиһазлар куллану тыела. Бу дрон эшенә йогынты ясарга һәм көтелмәгән нәтиҗәләр, шул исәптән детонация китереп чыгарырга мөмкин. Пилотсыз очкычның кыйпылчыклары да куркыныч тудыра ала.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасын йөкләгез, бу пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы якынлашу һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне шунда ук алырга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев