Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Гөрләде Суыксу Сабантуйлары

1 июль көнне районда бердәнбер авылда - Иске Суыксуда Сабан туе гөрләде. "Дружба" агрофирмасының 4 номерлы филиалына кергән авыллар халкы өчен оештырылды ул. Кунаклар да күп иде. Уңганнарны бүләкләделәр Халык авыл башындагы мәйданга ул башланыр вакыттан күпкә алдан җыелды. Сәүдәгәрләр тагын да өлгеррәк булып чыкты - Сабантуйга килүчеләрне алар самавырда...

1 июль көнне районда бердәнбер авылда - Иске Суыксуда Сабан туе гөрләде. "Дружба" агрофирмасының 4 номерлы филиалына кергән авыллар халкы өчен оештырылды ул. Кунаклар да күп иде.

Уңганнарны бүләкләделәр

Халык авыл башындагы мәйданга ул башланыр вакыттан күпкә алдан җыелды. Сәүдәгәрләр тагын да өлгеррәк булып чыкты - Сабантуйга килүчеләрне алар самавырда чәй кайнатып, шашлык кыздырып, башка тәм-томнарны өстәлләргә тезеп каршы алдылар. Бала-чага өчен уенчыкларның гына түгел, уеннарның да ниндие генә юк - шар эчендә тәгәрә, кәмиттә әйлән, батутта сикер. Чират кына җитсен. Җитезлеге, көче булганнар исә ярыш-бәйгеләр башланганны көтә. Бигрәк тә милли көрәшне. Шулай булмый ни, Иске Суыксу - көрәшчеләр авылы бит. Озак та үтмәде күп тапкырлар район Сабан туе батыры калган, бүген төп хөкемдар Рамил Җамалетдинов көрәшчеләрне язылырга чакырды. Балалар да, өлкәннәр дә шул тирәгә җыелды. Башка бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрнең дә исемлеген барларга керештеләр. Спортчылар тән язган арада авыл мәдәният йорты директоры Розалия Хәсәнова барысын да сәхнә каршына чакырды - Сабан туе башлана. Иске Суыксу мәктәбе каршында эшләп килүче "Энҗе бөртекләре" төркеме җыр-биюләрен бүләк иткән арада халык җайлап урын алды. Менә тәбрикләүләргә чират җитте. Беренче булып сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Җаббаров авыл хезмәтчәннәрен халыкның иң күркәм бәйрәме белән котлап, теләкләрен җиткерде.

- Районда Сабан туйлары бер-ике авылда гына түгел, ә барысында да узарга тиеш. Ул бит уңганнарны данлау, очрашу-күрешү бәйрәме. Сезгә хезмәтегез, ирешкәннәрегез өчен рәхмәт. Мин әле районда яңа кеше, алга таба бер-беребезгә ярдәм итеп, килешеп эшләрбез, дип ышанам, - диде ул. "Дружба" агрофирмасы генераль директоры Радик Гыйсмәтов Сабан туен үткәрүдә булган өч еллык "тәнәфестән" соң традицияне кабат яңартуларын әйтте. Моның өчен район, "Ак Барс" Холдингы җитәкчелегенә һәм бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Аннан җитәкчеләр агрофирманың баш агрономы Николай Вишняковка, механизатор Наил Әхмәтҗановка, "Волга" бүлекчәсенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Рамил Хөснетдиновка Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләүләр алга таба да дәвам итте. 4 номерлы филиалы директоры Мөнип Хөсәенов сәхнә түренә бер-бер артлы уңган хезмәтчәннәрне, пенсиядә булып та эштән аерылмаганнарны чакырды. 4 номерлы филиалны "Вамин-Буа" агрофирмасы чагында җитәкләгән Фәнил Шәйхаттаров та онытмаган уңган якташларын. Берничә кешегә үз бүләкләрен алып килгән. Аларны буадан спонсор Ирек Камалетдинов та ("Бик-бай") әзерләгән. Иске Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рәзинә Заһидуллина җитәкчеләргә татар милли баш киеме түбәтәй кигезде. Авыл тормышын уңай якка үзгәртүгә өлеш кертүчеләргә исә моңа өстәп үзенчәлекле бүләк әзерләгән - танылган шагыйрә Динә апа Камалетдиновадан Мөнип Хөсәеновка, Казанда яшәүче Марат Айзатуллинга, бригадир Фариз Баһаветдиновка атап шигырьләр яздырткан. Буа электр челтәрләрендә эшләгән, вакытсыз якты дөньядан киткән Фәрит Рәхмәтуллин рухына да дога булып яңгырады ул.

Сәхнәдән - җыр, мәйданда - ярышлар

Раил Садриев концерт программасы, Рамил Җамалетдинов ярышлар башлануын хәбәр итүгә яңгыр коярга тотынды. Халык ышыкланырга ашыкты. Ярты сәгатьтән туктады яңгыр. Шул вакытка бушап калган мәйдан кабат халык белән тулды - автомобильләрдән төштеләр, зонт астыннан чыктылар, өйләренә кайткан җирләреннән кабат килделәр. Ялтырап кояш чыкты, музыкаль аппаратура яңабаштан көйләнде, көрәш келәме киптерелде һәм Сабантуй өзелеп калган җирдән дәвам итте. Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев, Чулпан Йосыпова, Рамилә Ильясова, театрдан Илфир Солтанов, авыл үзешчәннәре матур җырларын, театрдан Вильнур Шәйхетдинов үзенең мәзәкләрен, ветеринария техникумының "Антре" төркеме биюләрен бүләк иттеләр. Мәйданда көрәш кызды, гер күтәрделәр, кул көрәштерделәр, таяк, аркан тарттылар, биек колгага үрмәләделәр. Барысы да тәмамланып көрәш батырларын бүләкләгәндә кабат яңгыр ява башлады. Яшьләр арасында батыр калган Рамилнең улы Раилне, өлкәннәрдән - Иске Тинчәледән Марат Миначевны бу гына куркытмый инде. Алар җилкәләренә төп бүләк - тәкә салып мәйдан әйләнделәр. Ә аңа кадәр көрәштә икенче булган Сирин Җәләлов мәйданны 100 килограммлы борчак капчыгын күтәреп әйләнде. Җиңүчегә бүләккә бер капчык шикәр комы да өстәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев