ГТО буенча бөтенроссия фестиваленә Буадан кем бара?
Буада узган республика фестивале нәтиҗәләре буенча сигез кешелек Татарстан җыелма командасы составы да тупланды.
Алар республика данын көз көне Артек балалар үзәгендә үтәчәк бәйгедә яклаячаклар. Буалылардан анда җиңел атлетикада һәм атуда беренче булган Кырык Садактан Алан Тедеев барачак. Физкультура укытучысы Илһам Габитов әйтүенчә, спортчы егет район командасы составында сигез төрдә чыгыш ясап, барлык катнашучылар арасында иң күп очко җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев