Гуманитар ярдәм илтүче Буа районы делегациясе белән элемтәгә чыктык
Алар 11 март көнне юлга кузгалганнар иде.
Махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм илтүче төркем Луганск һәм Донецк халык республикаларына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә барганнар. Андагы мобилизацияләнгән һәм контракт төзеп киткән ир-егетләргә район ярдәмен дә, шәхси посылкаларны да тапшырганнар. Шулай ук Татарстан шефлык итүче Лисичанск, Рубежное шәһәрләрендә булып, республика делегациясе белән очрашканнар.
– Барлык ир-егетләр хәрби бурычларын лаеклы үтиләр. Туган якларга сәлам әйттеләр һәм җиңү белән әйләнеп кайтачаклары хакында сөйләделәр, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова.
Алар егетләргә генераторлар, дроннар, “КамАЗ” автомобиленә запас частьлар, җылы киемнәр һәм башка күп кирәк-яракларны илтеп җиткергәннәр. Шулай ук авыллар халкы әзерләгән чәк-чәкләр, киптерелгән ашлар да тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев