Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Хәния Фәрхи берничә ай элек Буа артистлары белән горурлануын әйтте һәм бүләкләде (ВИДЕО)

Татар халкының яраткан җырчысын Хәния Фәрхине мәңгелеккә югалтуын буалылар да авыр кичерде. Ул күп тапкырлар безнең районга концерт белән килде, Буа халкының кунакчыл булуы хакында әйтә иде. Халык аның һәр җырын йөрәге аша үткәреп, гөрләтеп кул чабалар иде. Буа театры хезмәткәрләре безгә истәлекле видеоязма җибәрделәр. Анда якташыбыз Раил Садриевның быел...

Татар халкының яраткан җырчысын Хәния Фәрхине мәңгелеккә югалтуын буалылар да авыр кичерде. Ул күп тапкырлар безнең районга концерт белән килде, Буа халкының кунакчыл булуы хакында әйтә иде. Халык аның һәр җырын йөрәге аша үткәреп, гөрләтеп кул чабалар иде.

Буа театры хезмәткәрләре безгә истәлекле видеоязма җибәрделәр. Анда якташыбыз Раил Садриевның быел апрель аенда Казанда уздырган "Сез әле мине белмисез" дип аталган моноспектакленә кунак булып Хәния Фәрхи дә килгән. Ул сәхнәгә чыгып якташыбызга изге теләкләрен һәм горурлануын җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев