- Дөньяда «үлемсезлек» дигән төшенчә бар. Шуңа дару һәм чара эзлиләр…
- Ул даруны күптән уйлап таптым инде. Бердәнбер дару һәм чара - балалар. Миңа мең ел яшәрлек дару бирәм дисәләр дә, ризалашмас идем. Ходай биргән гомерне матур итеп яшәсәң, шул бик җиткән. Урталыктан да артык яшәгән гомер инде әллә ни искитәрлек булмый (урталык итеп Хәния апа 80 яшьне саный. - «БГ»), ә тормышның матурлыгы - балаларыңны, оныкларыңны күрү ул.
- Үз тормышыгыздан кайсы чорны алып атыр идегез?
- Алай эшләү кирәк түгел. Бу - мин. Кайгы килгән икән, ул миңа килгән. Ишегеңне ачып, аны тиешле дәрәҗәдә кабул итә белергә һәм кире чыгарып та җибәрә белергә кирәк. Тормыш дәвам итә, каралып яшәргә ярамый. Нәкъ менә шул кайгылар, шушы шатлыклар мине Хәния Фәрхи итеп танытты да инде.
«Безнең гәҗит», 2009 ел.
- Шулай да Сез конферансье була алмагансыз?
- Ул вакытларда барысын да үзеңә эшләргә туры килде. Сүз уңаеннан, нәкъ менә шушы вакытларда мин үземә Фәрхи псевдонимын алдым. Беренче концертларымдагы афишаларда кыз чагымдагы фамилиямне - Хәния Хәлидуллина дип куйдым. Бу беренче иремнең бик ачуын чыгара иде. Шуңа бәйле күңелсез хәлдән соң фамилиямне үзгәртергә булдым. Фәрхи - әтием Фәрхлисламның кыскартылган варианты. Татар артистлары арасында мин беренчеләрдән булып псевдоним алдым.
- Озын-озак иҗат эшчәнлегегездә тормышка ашырасы эшләрегез калдымы әле?
- Беләсезме, без исән булганда, сулаганда, эшлисе эшләр күп әле. Татарлар: «Үлгәч тә, өч көнлек эш кала», - диләр бит. (...) Гомумән, иҗат итү - газап, җәфалану. Шулар аша ниндидер нәтиҗәләргә ирешәсең. Кайвакыт хәтта күз яшьләре аша да. Популярлык артында газаплы-баллы хезмәт ята.
«Бизнес онлайн», 2015 елның мае.
- Хәния апа, «фәлән яшькә кадәр җырлыйм да сәхнәдән китәм» дигән уегыз юкмы?
- Алай итеп уйлаганым, план корганым юк хәзергә. Әмма җырлаудан туктасам, студиям, офисым бар, нинди дә булса эш ачарга мөмкинлегем бар. Бер дә тик тора торган кеше түгел мин. Әйтик, матурлык салоны ачарга дигән бер уем бар иде. Әмма гастрольгә йөргәндә, андый эшкә алынып булмый шул. Соңыннан күз күрер инде анысы.
- Сез бүгенге тормышыгыздан, ирешкәннәрегездән канәгатьме?
- Аллага шөкер. Көн саен Ходай Тәгаләгә рәхмәт әйтеп туймыйм. Мине арттан этүче булмады, тешем-тырнагым белән тырышып ирештем барысына да. Бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәүче дусларым бар, рәхмәт аларга. Татарстанда бөтен мактаулы исемнәрне алдым, шөкер. 55 яшемә Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасына күрсәткән хезмәтләре өчен» медале белән зурлады. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән мондый хөрмәткә мин бик рәхмәтлемен. Киләчәктә дә шулай эшләргә, яшәргә язсын!
«Татар тудей», 2016 елның апреле.
Хәния Фәрхинең әйткән сүзләре:
«Кеше күзенә карап, урын өстендә озак ятарга язмасын»
«Туган ягымда үлсәм иде, әмма мине Казанда җирләргә кирәк. Казандагы кебек, мине беркайда да яратмыйлар»
«Йөрисен йөрдем, яшисен яшәдем инде. Үлсәм дә үкенмим...»
Чыганак: "Шәһри Казан" сайты.
Нет комментариев