Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иң тырыш сыер савучылар - Буада (+фото)

"Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалында район газетасын күпләр алдыра. Күбесе белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Бу баруыбызда Әлши товарлыклы-сөтчелек фермасында хезмәт куючылар турында тәфсилләбрәк язарга булдык. Савымчылар төшке савымга ашыга. Беренче булып ферма территориясендә Марина Типушова белән очрашып, ул эшләгән маллар абзарына атлыйбыз. Тормышыннан, хезмәтеннән зарланмый ул. -...

"Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалында район газетасын күпләр алдыра. Күбесе белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Бу баруыбызда Әлши товарлыклы-сөтчелек фермасында хезмәт куючылар турында тәфсилләбрәк язарга булдык.
Савымчылар төшке савымга ашыга. Беренче булып ферма территориясендә Марина Типушова белән очрашып, ул эшләгән маллар абзарына атлыйбыз. Тормышыннан, хезмәтеннән зарланмый ул.
- Аллага шөкер, эшебез бар, соңгы вакытта дирекция тарафыннан хезмәт шартларын уңай яхшыртуга игътибар бирелде, сыерларны саву өчен заманча җиһазлар урнаштырылды. Терлек азыгы сыйфатлы һәм җитәрлек, калганы үзебездән тора,- диде ул.
Бирегә килгән саен ниндидер бер яңалыкка тап буласың. Күптән түгел күп сөт бирә торган сыерларны аерым төркемнәргә туплап раздой белән савуны оештырганнар. Әлеге ысул үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә башлаган. Технология таләпләре төгәл үтәлгәч җитештерү арткан. Марина раздойда булган 50 баш сыерны сава. Һәр малкаена кушаматы белән эндәшә.
- Менә монысы "Ласточка" - тәүлегенә уртача 30 килограммга якын сөт бирә, - ди ул. Ә үз карамагындагы раздой төркемендә асралучы сыерлардан уртача 24 килограмм сөт сава. Сөт җитештерү цехында эшләүче Динә Ложникова да сынатмый. Аның төркемендәге сыерлардан тәүлегенә уртача 19-20 килограмм сөт савыла. Тәҗрибәле, тырыш терлекче башкаларга да үрнәк булып тора.
Савымчылар Светлана Кудамасова белән Ирина Гордеева да терлекләрне баланслап ашатуга игътибар бирәләр. Азык маллар алдына азык тараткыч белән таратыла. Әрәм-шәрәм итүгә юл куелмый. Зооветеринария белгечләре тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗә ясап барыла. Кайсы савымчының күпме сөт савуы, дәүләткә күпме озатылган, барысы да дивардагы махсус тактага язып куелган.
Әлеге филиал терлекчеләре җитештерүчәнлекне узган елгыдан арттыруга ирешкәннәр. Һәр сыердан тәүлегенә 15,8 килограмм сөт савалар. Дәүләткә 14105 килограмм сөт озатыла. Бу узган елгыдан бер тоннага артык. Белгечләр эшне дөрес оештырып, терлекчеләр үз вазифаларын төгәл үтәп, уңай нәтиҗәләргә ирешеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев