Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Якшәмбе Буа базарында помидор үсентеләренең кайбер сортларын данәсе 41 сумнан сумнан да саттылар

Уф, бүген бакчада эштән күбе юк. Җирне казы, чәч, утырт, су сип, ашла.

 

Ичмаса кызулары да, үч иткәндәй, вакытыннан алда башланды. Әйтерсең лә җәй керде!  Халык үзе дә  азрак кояш күрдеме, помидор, кыяр, борыч утыртырга ашыга. Әйтүләренә караганда, әле май гына булса да, инде теплицалардан ачык грунтка чыгаручылар да күп.  Салкыннар килмәгәе, дип шикләнүчеләр дә бар анысы.  Шуңа күрә дә базарда да, бакча кирәк-ярагы сатучы кибетләрдә дә, хәтта интернет-төркемнәрдә дә бу көннәрдә иң “ходовой” товар рассадалар. Кемнең тәрәзә төбендә үзе үстерергә мөмкинлек бар, бик әйбәт. Ә менә үстерә алмаганнарга шактый акча чыгарырга туры килә икән. Әйдәгез, бергәләп чутлап карыйк әле. Кибетләрдә һәм базарда бер томат үсентесе 30 сумнан алып 41 сумга кадәр тора. Унысы 300-410 сум, дигән сүз. Кимендә егерме кирәк, инде.  Кыйммәтрәкләрен “Аю аягы” дигән сортлысы дип саталар. Ассортименттан бермәл югалып та каласың, кыярның бер  төбе 25 сум тора. Өч-дүрт яфракта, күчер дә утырт кына. Борычның дисәткәсе 350 сум. Анысын да теләсәң күпме тәкъдим  итәләр. Кәбестәнең нинди генә төре юк, иртә, уртача, соң өлгерә торганнары, болары берсе унбиш сумнан сатыла.  Моның өстенә төбе 20-35 сумнан ышыктарак үсә торган каприз үсенте - пекин кәбестәсе, чәчәк кәбестә, брокколи. Бер төбе 40 сумнан баклажаннар.  15-20 сумнан ташкабаклар. Акча жәлләмәсәң, тәрәзә төбенә утыртып торасы да юк. Шуның өстенә әзер карбыз, кавын рассадалары да бар. Ә чәчәкләр рассадалы, кем әйтмешли, “море”. Нинди генә төрләре юк, берсе 35 сумнан алып бер төбе 150 сум торганнары да бар.  Матурлык яратучылардан да зур чиратлар тезелгән.

Абау, җәмәгать, уртача гына бакчага да 3 мең  тирәсе сумлык рассада гына кирәк булып чыкты. Тукландыргычын, сипкән суын, вакытын, хезмәтен санасаң, билләһи, “алтын” яшелчәләр чыга икән.  Шулай да үз бакчаңнан өзеп ашау ләззәтен берни дә алмаштыра алмый. Уңыш өлгергәч, киткән чыгымнар да, хезмәт тә тәмам онытыла. “Үземнеке!”, дип ашыйсың.  Шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев