Якташларыбыздан бүләк кедрлар Буаның иске татар зиярәте тирәсенә утыртылды
Якташларыбыздан бүләк кедрлар Буаның иске татар зиярәте тирәсенә утыртылды
Агачларны Буа егетләре, Татарстанның төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Айрат Мансурович Айзатуллин һәм Казанда төзелеш предприятиесен җитәкләгән Айрат Рафаэль улы Әбүзәров ярдәмендә кайтартканнар. Алар шәһәрнең Казан Тракты урамындагы татар зиярәте һәм аның территориясендә борынгы заманнарда күренекле якташларыбыз җирләнгән зиярәтнең тирәсенә утыртылды. 100 төп кедрны кайтарып утырту иртә яздан дәвам итә. Бүген көннең икенче яртысында соңгы 10 төбен җиргә күмделәр. 2 метрлы булып дистә еллар үскән агачлар искиткеч, ерактан ук хуш ис аңкый! “Буа МППЖКХ”сы хезмәткәрләре чыршыларга чокырлар казып куйганнар иде. Урман сылуларын кран ярдәмендә урнаштырдылар. Борынгы зиярәтне төзекләндерүне башлап җибәргән якташыбыз Рәшид Амишев үзе дә бу эштә катнашты.
-Бу әйтеп бетергесез зур бүләк, исән-сау үсеп китсеннәр дип телик. Рәхмәт якташларыбызга, туган ягын шулай онытмыйча, изге урыннарны төзекләндерүгә, яшелләндерүгә керткән өлешләре өчен. Бу агачлар бик озак, йөз еллар үсәргә сәләтле. Алла бирсә бездән соңгы буыннарга да мирас булып калачак байлык,- дип рәхмәтләрен ирештерде.
Борынгы татар зиратын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Рәшит Әмишев белдерүенчә, биредә җирләнгән иң борынгы каберлекләр, аларның нәсел-нәсәбәләре өйрәнелә. Инде күбесенең тулы мәгълүматлары бар. Әмма әле эшләнеп бетәсе хезмәтләр шактый. Киләчәктә борынгы зират районның туристларны җәлеп итәрлек тарихи урыны булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев