Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Якташыбыз Иван җиңүгә ышана

Шушы көннәрдә Буадан бер төркем якташлар егетнең хәлен белеп кайттылар.

 Иван — Ырыңгы авылы егете. Махсус хәрби операциягә чакыру алгач, 26нчы октябрьдә юлга кузгала. Хәрби укулар узганнан соң сапер булып билгеләнә. Алты ай узгач, быел яз 10 көнлек ялда булып китә. Аннан соң да кабат СВОга, сугышчан иптәшләре янына кире кайта. Июль башында хәрби задание үтәгәндә каты яралана. Иван Тихоновка госпитальгә шалтыраттык. Аның хәле күпкә яхшырган. Минем иптәшләрне күбрәк языгыз, дип үтенде егет, ә үзе турында сөйләргә бик саран булды. Бер уңайдан хәлен белергә килүләре өчен барлык якташларына рәхмәтен белдерде.
Сугышчы янында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, әфганчы Ринат Хәсәнов, Риф Камалетдинов булып кайттылар. Алар Иван Тихонов белән гаиләсе, дуслары һәм барлык буалыларның да бергә булуын әйтәләр. Иван белән бер палатада дәваланучы егетләргә дә күчтәнәчләр һәм җылы хатлар алып барган буалылар. Якташыбыз үзенә язылган хатны шунда ук ачып укыган да. Аны Күл Черкене авылы мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Ильмир исемле укучы язган: «Исәнме, солдат! Хәлегез ничек? Иң мөһиме Сез исәнсау. Ә докторлар Сез терелсен өчен барысын да эшләячәкләр. Мин химия, математика фәннәрен яратып укыйм. Югары уку йортында укырга хыялланам. Буада шундый матур көз. Барыбыз да Сезнең кайтуыгызны көтеп калабыз», дигән юллар бар анда. Шундый якты теләкләре өчен ул Ильмирга рәхмәт белдерде һәм хыялларының тормышка ашуын теләде.

Иван буалыларга хәрби госпитальдә солдатларга ярдәмгә килүче волонтерлар турында да сөйләгән. Алар махсус хәрби операция зонасында яраланучыларга медицина хезмәтеннән гайре эшләр белән булышалар. Аларның киемнәрен алмаштыралар, юалар, үзләренә юынырга ярдәм итәләр. Кирәк булганда алмаштырырга яңа киемнәр алып киләләр, реабилитация өчен кирәк булган төрле әйберләрне юнәтүдә дә булышалар.
— Боларның барысын да алар эш сәгатеннән соң башкаралар. Бу түләүсез һәм һәркайсыбыз өчен әйтеп бетергесез кирәкле ярдәм.
Һәркайсының эше батырлыкка тиң, — дигән Иван Тихонов волонтерлар турында. Безнең өчен чит кайгы юк һәм шуның белән көчле булып калабыз да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев