Буа ветеринария техникумында “Әби сандыгы” исемле республика конкурсы узды.
Анда ашчыга укучы студентлар аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Барлыгы ун район катнашты. Аларның эшенә Татар ашлары һәм мәдәнияте Халыкара ассоциациясе президенты, "Тәмле булсын" рестораннар челтәре хуҗабикәсе Резедә Хөсәенова бәя бирде. Бәйгедә ветеринария техникумының 3 курс студенты Адилә Исхакова җиңде. Аңа диплом һәм бүләк бирелде, Резедә Хөсәенова үзенең китабын бүләк итте.
Нет комментариев