Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Ял көннәрендә Татарстанда җылы булачак

Бу атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстанда җылы һава торышы көтелә, кайбер көннәрдә яңгырлар фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Бүген республиканың күпчелек районнарында яңгыр көтелә, томан булырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк. Температура +4..+9 градус тәшкил итәчәк.

4, 5 һәм 6 ноябрь көннәрендә һава торышы үзгәрмәячәк диярлек. Антициклон тәэсире аркасында явым-төшем ихтималы түбән булачак. Шимбә һәм якшәмбе төнлә −5..0 градус, ә көндез 2-8 гадус җылы көтелә.

Сишәмбе, 7 ноябрьдә, Татарстанга яңгырлар кайта, ә термометр баганалары тагын бераз күтәреләчәк: төнлә 1 дән 6 градуска кадәр һәм көндез 5 дән 10 градуска кадәр җылы фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев