Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа ел алдыннан Буа районы СВОда хезмәт итүче якташлар янына гуманитар ярдәм озатты

Бу юлы аларның махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләр янына унбишенче тапкыр барулары.

 

Шәһәрнең Космовский урамында урнашкан штаб гадәти режимда, соңгы көннәрдә хәтта яллар белән дә санашмыйча ярдәм кабул иттеләр. Егетләр мөрәҗәгате буенча махсус приборлар, “КамАЗ”, “УАЗ” автомобильләренә запас частьләр, медицина препаратлары, генераторлар, кыскасы  барысы да алынды. Штаб хезмәтчелеге СВОда хезмәт итүчеләрнең гаиләләре белән даими элемтәдә тора һәм күбесе алар аша балаларына, ирләренә шәхси посылкалар да озаттылар. Моннан тыш кием-салымнар, гигиенә кирәк-яраклары, азык-төлек, Яңа ел бүләкләре дә тупланды.

Штабның даими активистлары барлыгы 100гә якын төенчек төенләде. Димәк бу юлы шулкадәр хәрбигә тугган якларыннан ярдәм барып ирешәчәк. Иртәнге сәгать 6да, район башлыгы Ранис Камәртдинов җитәкчелегендәге буалылар делегациясе өч автомобильне юлга озатып калдылар. Хәрбиләр янына даими баручы волонтерлар арасында район җитәкчелеге, хәрби чараларда катнашучы ветераннар һәм актив олы йөрәкле буалылар да бар.

-Без унбишенче тапкыр СВОда хезмәт итүче егетләргә гуманитар йөк озатабыз. Бу эшне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз. Егетләргә нәрсә кирәклеге барысы да алдан өйрәнелә һәм гомуми булышлык белән аларны сатып алу оештырыла. Һәрвакыттагыча оешма-предприятиеләр коллективлары, илдәге вәзгыятьне аңлап битараф кала алмаган буалылар зур ярдәм күрсәтәләр. Бу юлы да егетләр сораган барлык нәрсәне озата алдык һәм бу иң мөһиме. Без тагын бер кат бердәм булуыбызны күрсәттек. Егетләргә исән сау булуларын телим, - диде район башлыгы Ранис Камәртдинов.

Бу юлысы Буадан гуманитар ярдәм Курск юнәлешен дә колачлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев