Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа ел яллары турында карар имзаланды

2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы расланды.

Киләсе Яңа ел бәйрәмнәре Россиядә ун көн, ягъни 30 декабрьдән 8 январьга кадәр дәвам итәчәк. Бу Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин имзалаган карардан күренә. Документ тарафыннан 2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы расланган.

Хөкүмәт карарында 2024 елның беренче эш көне 9 гыйнвар булачак дип күрсәтелә. 2023 елның 30 һәм 31 декабре шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, илдә Яңа ел каникуллары ун көн дәвам итәчәк. 

2024 елда 6 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Бу эшләми торган бәйрәм көннәре булганлыктан, аларны 10 майга һәм 31 декабрьгә күчерергә карар иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев