Кичә, бүген, иртәгә
Яңа кагыйдә буенча тугызынчы сыйныфтан соң ике имтихан гына тапшырганчыгарылышлар Буа ветеринария техникумында һөнәр ала алачак
Яңа кагыйдә буенча тугызынчы сыйныфтан соң ике имтихан гына тапшырганчыгарылышлар Буа ветеринария техникумында һөнәр ала алачак
Быел федераль закон нигезендә Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучылар 9 сыйныфтан соң ике фәннән генә (математика, рус теле) имтихан тапшырып, һөнәр салый алачак. Мәгариф министрлыгы тарафыннан ике фәннән генә имтихан тапшырып, укучыларны укырга кабул итәчәк укуйортлары һәм белгечлекләр буенча исемлекләр билгеле. Алар арасында Буаветеринария техникумы да бар, укучылар биредә ветеринария һәм ашчы һөнәрләре буенча белем алып чыга алачаклар. Ветер инария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин белдерүенчә, бүгенгекөндә мәктәпләрдә укучылар арасында бу хакта аңлату эшләре алып барыла. 9 сыйныфтан соң, рус теле һәм математикадан имтихан тапшырып, чыгарылышлар ветеринария белгечлеге һәм ашчы һөнәре алып чыгаалачаклар. Укучылар арасында бу яңалык белән кызыксынучылар бар: район мәктәпләреннән ветеринар белгечлегенә – 12, ашчы белгечлегенә – 17 кеше укырга киләчәген белдергән. Һәр ике белгечлекбуенча да 25 укучы кабул ителәчәк. Ветеринарлар өчен уку вакыты 3 ел 10 ай, ашчылар өчен2 ел 10 ай булып санала. -Быел республи каның экспериментта катнашучы 51 һөнәри уку йортлары арасындаБуа ветеринария техникумы да бар. Без әлеге яңалык белән таныш һәм укучыларның теләп килүләренә ышанабыз. Безнең чыгарылышлар диплом алганнан соң, беренчеелны 40-45 проценты үз һөнәрләре буенча эшкә урнашалар. Егетләр нигездә Россиякораллы көчләрендә хезмәт итәргә чакырыла. Аннан кайткач, һөнәрләре буенча эшкә урнашучылар да күп. Ә инде егет-кызлар уку дәверендә практика узган агрофирмалар, оешма-предприятиеләрдә эшкә урнаша. Шулай ук “Работа России” буенча да тәкъдимнәр килә, - диде Илдар Гыйниятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев