Яңгыр һәм 20 градуска кадәр җылылык: Татарстанда салкынча һава торышы саклана
Бүген, 29 августта, Татарстанда салкынча һәм шактый дымлы һава торышы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава булачак. Көндез атмосфера басымы арту белән күпчелек районнарда явым-төшем тукталачак. Явым-төшем, нигездә төбәкнең көнчыгышында булырга мөмкин. Төньяктан исәчәк җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 17-22 метрга кадәр көчәячәк.
Һава температурасы 15-20 градус (Казанда 18-20 градус) җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев