Янтуган авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач әзерләделәр
Янтуган авылы хатын-кызлары игелекле эштән читтә кала алмадылар. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен авыл хатын-кызлары өй токмачы әзерләделәр.
Авыл клубында җыелган хуҗабикәләрне бер максат берләштерде — алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итү теләге. Алар бергәләп камыр әзерләделәр һәм токмач кистеләр. Күңел биреп һәм яхшы ниятләр белән эшләгәндә, эш тиз башкарыла.
Әзер продукция гуманитар йөк белән районнан җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев