Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Ярату да, тырышлык та кирәк”. Кайбыч авылында яшәүче Гүзәлия һәм Рәмис Нургалиевлар фикеренчә, бүгенге заманда җитеш һәм тату гаилә сере нәкъ шунда

Төп нигездә яңа өй өлгерткән, хөкүмәт эше янында мини ферма булдырган алар.

Гүзәлия әле мәктәптән дәресләрдән кайтмаган, ә Рәмис сменаны тапшырып, өйдәге терлек-туар янында иде. Алар өйләнешкәч, Рәмиснең төп йортында яши башлаганнар. Гүзәлия мәктәпне тәмамлаганнан соң, авылда бер ел сыер сауган. Укытучы кызы дипломсыз калырга теләмәгән, Казан дәүләт университетына укырга кергән. Студент вакытта атна саен авыл үзенә тарткан – сыер сауганда күз салып кал-ган Рәмис дүртенче курста укыганда кызга тәкъдим ясый. Гүзә-лиягә шәһәр әллә ниләр вәгъдә иткән кебек тоелса да, хатын-кызга тирән хөрмәте булган Рәмисне югалтасы килми.

- Рәмис мин аңа тормышка чыкканда бер ел элек кенә әнисен югалткан иде. Очрашып йөргәндә үк аның иң якын һәм бердәнбер кешесенә булган мөнәсәбәтенә соклана идем. Минем аңа карап, ир бала гына үстереп тә, әни кешенең шулкадәр нык ышанычы була ала икән, дип уйлаган вакытларым күп булды. Авырган чагында ул аны бик карады. Рәмис миңа, балаларга карата да шулкадәр хөрмәтле. Укытучы һөнәрен үзегез беләсез, гел мәктәптә. Терлекләрнең баш саннарын арттырырга те-ләвен әйткәч тә, мин бер дә каршы килмәдем. Чөнки Рәмис бик ышанычлы кеше. Үзем эштә булганда, ул барлык авырлыкны үз өстенә алачагын белә идем, - ди Гүзәлия. Авылда ялгызы гына яшәүче әтисенең апасы да йомшак күңелле Рәмисне гомер буе якын иткән. Бала-чагасы булмаганга, картаймышлы көнемдә алар Фәридә апасына терәге булганнар.

- Бу гаилә авылда үрнәк итеп куярлык тыйнак һәм һәркем кызыгырлык итеп яши белә. Апалары Фәри-дәне дә үз яннарына алып, тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Буш бакчаларны эшкәртеп, терлекләргә печән үстерәләр. Авыл җирлегендә хәзер эшләүче булмаганга чүп баскан участоклар зур проблема инде. Шундый тырыш, тату гаиләләр авыл байлыгы дияр идем, ди җирлек башлыгы Сиринә Нуретдинова.  

Йорт башлыгы “Авангард” агрофирмасының дуңгызчылык фермасында оператор булып эшли. Озакламый уллары Ранис белән Данис та кул арасына керә башлаганнар. Балалар үскән саен ата-ананың аларга күбрәк ярдәм итәсе килгән. Дәүләт терлек башын арттырырга ярдәм иткәндә аннан файдаланып калырга телиләр Нургалиевлар.     

- Теләсә нинди хезмәт, уй-теләк башта гаиләдә хәл ителергә тиеш. Бездә беренче көннән шулай булды. Гүзәлия укытучы булганга минем хыялларны балаларга җентекләп аңлата белде. Печән өстендә, күмәк хезмәт булганда балалар бергә кайтып булышалар. Олы улыбыз өйләнде, хәзер киленебез кызыбыз кебек. Яхшырак яшим дисәң, авылда шул терлек инде. Нужаргач менә хәзер балаларга да җиңелрәк. Аларга ярдәм иткәч, безгә дә рәхәт,- ди Рәмис.

Бүген ике уллары да белем алып, Казан авиация заводында эшли-ләр. Шәһәр аларны, әниләре кебек, үзендә озак тота алмый. Туган йорт, балалар, дип җан атып яшәүче әти-әниләре янына атна саен кайталар алар.

Автор Наилә Солтанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев