Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Идел кичкән Буа егетләре (+фото, видео)

Алар - "Агроэнергосервис" җәмгыяте директоры Ренат Гыймадиев һәм "НАСКО" иминиятләштерү компаниясенең Буадагы территориаль идарәсе хезмәткәре Фәнис Гайнетдинов. Егетләр үткән атнада Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән "Ярларны тоташтырып" дип исемләнгән пляж спорт төрләре фестивалендә катнашып, Иделдә ачык суда 3 километрдан күбрәк арага йөзделәр. Алар өчен бу берни түгел - көн саен диярлек Фролово...

Алар - "Агроэнергосервис" җәмгыяте директоры Ренат Гыймадиев һәм "НАСКО" иминиятләштерү компаниясенең Буадагы территориаль идарәсе хезмәткәре Фәнис Гайнетдинов. Егетләр үткән атнада Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән "Ярларны тоташтырып" дип исемләнгән пляж спорт төрләре фестивалендә катнашып, Иделдә ачык суда 3 километрдан күбрәк арага йөзделәр. Алар өчен бу берни түгел - көн саен диярлек Фролово авылы янындагы буада йөзә алар. Ренат абый коену сезонын 9 майда башлап, 10 октябрьдә генә төгәлли. Быел бәйге аеруча киеренке шартларда узган, чөнки зур су гына түгел, ә көчле яңгырлы, җилле һава торышы да сынаган йөзүчеләрне. Өермәле җил булу ихтималы ярышларга үз төзәтмәләрен дә керткән - оештыручылар Иделне аркылы кичәргә рөхсәт итмәгәннәр, яр буйлап кына йөздергәннәр, дистанцияне дә кыскартканнар. Зур суга ул көнне 100гә якын спортчы һәм йөзәргә яратучы чыккан. Буалылар дистанцияне 1 сәгать тирәсе вакыт эчендә узганнар.

- Иң мөһиме - үз-үзебезне җиңә алуыбызны исбатладык. Мәскәү, Самара, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән профессиональ спортчылар арасында йөздек. Аннан бәйгене карага килгән танылган йөзүче, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Сальниковтан, теләкләр кабул иттек, - диләр буалы йөзү осталары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев