Иделдә бер-бер артлы унга якын балыкчыны коткарган буалы коткаручылар бозга чыгарга ярамавын кисәтә
1 номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан алынган мәгълүматларга караганда, Кама Тамагы районындагы вакытлыча коткару постында кизү торучы кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе Үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы инспекторы һәм 1 номерлы зона коткаручысы 25 һәм 28 март көннәрендә Иделдә балыкчыларны коткару операциясендә катнашалар.
Беренчесендә Кама Тамагы районында балык тоткан Чүпрәле районыннан һәм Казан шәһәреннән булган дүрт балыкчы, кайтыр вакытлары җиткәч, су күп җыелган боздан кире ярга чыгып җитә алмаганнарын аңлап, ярдәм сорыйлар. Коткаручылар аларны табып, Тәтеш пристанена чыгарган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Балыкчылар медицина ярдәменнән баш тарткан.
Икенче очракта Ульяновск өлкәсеннән килгән һәм Тәтеш районының Пролей-Каша тирәсендә балык тотучылар араларында берсенең хәле авырлашуы һәм аңын югалтуы турында хәбәр итәләр. Аларны эзләргә чыканнан соң бер сәгатьтән табып алалар. Дүрт исән һәм бер үлгән балыкчыны Тәтеш причалына алып чыгып, полиция һәм “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренә тапшыралар.
Дүрт көн эчендә ике тапкыр балыкчыларны коткарган коткаручылар язгы бозга чыгу гаять куркыныч булуы турында кабат кисәтәләр. Моның берничә сәбәбе бар. Елга өстендә әле боз торса да, аның структурасы үзгәрә. Кояш нурлары тәэсирендә бозның ныклыгы кими, аның астында су куышлыклары барлыкка килә. Боз нык булган вакытта да куркыныч урыннар бар. Аларга, мәсәлән, күперләр асты, шулай ук бозланган кар белән капланган участоклар керә. Бер кеше авырлыгы өчен ун сантиметрдан ким булмаган калынлыктагы тигез, ярыксыз, зәңгәрсу яки яшькелт төстәге боз куркынычсыз санала. Яз көне бозның башка төсләре куркыныч билгесе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев