Игътибар, буалылар: Татарстанда ау сезоны тәмамлана
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты искәртә, агымдагы елның 28 февралендә республикада түбәндәге ау ресурсларына ау сезоны тәмамланды: төлке; куян; ондатра; куница;кабан дуңгыз.
Кабаннан башка барлык ау ресурслары буенча мәгълүматлар ау сезоны тәмамланганнан соң 20 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш. Кабан өчен ике вариант каралган: әгәр хайванны тотсаң – мәгълүматлар тотканнан соң 10 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш; әгәр тотмасаң – ау срогы тәмамланганнан соң 10 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларны тапшыру урыны: ау ресурсларын алу рөхсәте алган урын.
Гамәлдәге норматив актларга ярашлы рәвештә, ауланган ау ресурслары турында мәгълүматларны тапшырмау яки вакытында тапшырмау РФ КоАПның 7.11 статьясы буенча административ җаваплылыкка китерә: гражданнарга – биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр штраф; вазифаи затларга – бер мең сумнан ике мең сумга кадәр; юридик затларга – ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты барлык аучыларны билгеләнгән таләпләрне катгый үтәргә һәм кирәкле мәгълүматларны вакытында тапшырырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев