Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Игорь Попов – республика конкурсының “Ир-ат – игелекле йөрәк” номинациясендә җиңү яулады

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсы җиңүчеләрен кичә Казанның “Корстон” комплексында бүләкләделәр.

Татарстанның 45 муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән гариза юллаган 300гә якын катнашучы арасыннан өч этапта сайлап алынган җиңүчеләрнең берсе ул.

Әфганстан сугышы ветераны эшмәкәр Игорь Попов моңа озак еллар дәвамында башкарган игелекле эшләре өчен лаек булды. Ул өч ел эчендә үз автомобиле белән махсус хәрби операция зонасына 15 тапкыр гуманитар йөк илтеп кайтты. Шушы көннәрдә командасы белән бергә чираттагы озын сәфәргә кузгалачаклар. Моннан тыш ул районны, туган авылы Чуракны төзекләндерүгә өлеш кертә.

Тантанада шулай ук зона этаб җиңүчесе – Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев