Игътибар яңа конкурс: “Буаның иң уңган хуҗабикәсе”
Район газетасының рәсми сайты хуҗабикәләр арасында шундый исемдәге конкурс игълан итә. Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген бакчаларда өлгергән җиләк-җимештән төрле кайнатмалар, кампотлар, соклар, камыр ризыклары яисә башка төрле оригиналь азык-телекләр әзерләү чоры. Шуңа күрә әйдәгез, үзегез әзерләп караган һәм иң тәмләсе дип тапкан бер рецептны фотосы белән bayrakbua@mail.ru электрон адресына салыгыз. "Буаның...
Район газетасының рәсми сайты хуҗабикәләр арасында шундый исемдәге конкурс игълан итә. Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген бакчаларда өлгергән җиләк-җимештән төрле кайнатмалар, кампотлар, соклар, камыр ризыклары яисә башка төрле оригиналь азык-телекләр әзерләү чоры. Шуңа күрә әйдәгез, үзегез әзерләп караган һәм иң тәмләсе дип тапкан бер рецептны фотосы белән bayrakbua@mail.ru электрон адресына салыгыз. "Буаның иң уңган хуҗабикәсе" конкурсына дип язарга онытмагыз. Шунысы мөһим рецептлар һәр нечкәлегенә кадәр аңлаешлы итеп язылырга тиеш. Үзегез турында кыскача мәгълүмат, контакт номерыгызны (монысы безнең өчен) да калдырырга онытмагыз. Фотода әзерләгән ризык белән үзегез булу шарты куела. Бәйгедә җиңүчене шәһәрнең популяр кафесы шеф повары белән мастер класс көтә.
фото: Samostoyatelno-2012.video-rqk13898.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев