Ике улын үтергән Яр Чаллы пенсионеры Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләкте (видео)
Республика прокуратурасының рәсми сайты хәбәр итүенчә, Татарстанның Югары суды ике улын үтергән Яр Чаллы пенсионерын тоткынлыктан азат итте. 63 яшьлек әти кеше наркоман улларының җәберләвенә түзә алмыйча, үз-үзне белештермәгән дәрәҗәдә үтергән. Бу фактны искә алып суд аны өч елга ирегеннән азат иткән иде. Судта зыян күрүче буларак гаепленең хатыны чыгыш...
Республика прокуратурасының рәсми сайты хәбәр итүенчә, Татарстанның Югары суды ике улын үтергән Яр Чаллы пенсионерын тоткынлыктан азат итте.
63 яшьлек әти кеше наркоман улларының җәберләвенә түзә алмыйча, үз-үзне белештермәгән дәрәҗәдә үтергән. Бу фактны искә алып суд аны өч елга ирегеннән азат иткән иде. Судта зыян күрүче буларак гаепленең хатыны чыгыш ясаган, ул да ирен яклаган. Аның әйтүенчш ирен бу адымга уллары Вадим белән Эдуардның кыйнаулары, мыскыллы сүзләр әйтүләре этәргән.
Узган елның ноябрендә Вадим төрмәдән кайткач каты кыйный, нәтиҗәдә пенсионер чукраклана.
Җинаять булган көнне әти кеше улларын подъезд баскычында сыра эчүләрен күрә, тегеләре аңа мыскыллы сүзләр әйтәләр. Көннең икенче яртысында исереп, наркотик кабул итеп Эдуард өйгә кайтып ята, аның артыннан агрессив Вадим да өйгә кермәкче була. Түземлеге беткән әтиләре үз гомере өчен куркып улына 15 тапкыр пычак белән чәнчи. Аннан йоклап яткан Эдуадка да 15 мәртәбә кадый. Бу хәлләрдән соң пенсионер кичекмәстән полицияне һәм "Ашыгыч ярдәм" бригадасын чакырта. Сорау алганда әти кеше Вадимны үтергәч икенче улы Эдуард аңардан үч алыр дип әйтә. Суд-психиатр тикшерүе ирнең үз-үзне белештермичә үтергәнен ачыклый.
Аның әйтүенчш үлгән уллары мәктәптә укыганда ук тәртип бозалар, эчә башлыйлар. Эдуард хәтта 9 сыйныфны да тәмамлый алмый.
Аларның берсе 7, икенчесе 2 тапкыр хөкем ителгән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев