Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Җиләк өлгерде. Буалылар җәйнең әлеге сые белән сыйлана. Быел тәмле җиләкне кем каян ала ала?

Бакчаларда җәйнең иң беренче сые - иң тәмлесе, сусылы булган бакча җиләкләре өлгерде.

 

Үз бакчасы булган, эштән иренмәгән һәм шул ук вакытта җиләкне үстерә дә белгәннәр яфрак астында кып-кызыл җимешләргә карап хозурланадыр. Хезмәтеңнен уңышын татып караудан да рәхәт нәрсә бармы икән! Шул ук вакытта быел җиләксез калмыйм, дип сатучыларны эзләүчеләр дә юк түгел. Кем сатучы, кем сатып алучы эзли. Боларның барысы турында да сөйләшеп алыйк әле. Шәһәрдә җиләкҗимешне халык кече базар тирәсеннән эзли. Берничә көн Ефремов белән Арефьев урамнары киселешендәге сату ноктасында олы яшьтәге Анатолий Арланов чиләк-чиләк җиләк белән сату итә.

-Дистә еллар инде Алших авылында үз хуҗалыгымда җиләкләр үстерәм. Яшь шактый булса да, бу шөгыльне бик яратам. 500 төп җиләгем бар, балалар алып китә. Үземнән артканны сатам. Килограммы өчен Буада 350 сум сорыйлар, дип ишеттем. Миндә дә шул бәя. Кабып карагыз әле, хуш исле, татлы сортлы минем җиләк, шул сортны саклап киләм, ди әңгәмәдәшебез.

Бигрәк матур күренә җиләкләре, Әй, җиләге дә җиләге! Бакчаларда җәйнең иң беренче сые - иң тәмлесе, сусылы булган бакча җиләкләре өлгерде. 2 килограмм җиләк алып авыз иттек. Чыннан да тәме бик тәмле. Быел Бик-Үти якларында җиләк бармы икән, дип р едакциягә дә мөрәҗәгать итүчеләр б у л д ы .  Җ и л ә к , алма үстерүче ферм е р Дәүл ә т ш и н н а р хуҗалыгында быел алма һәм кура җиләге генә булачак, диделәр. Хәзер бу авылда җиләк бизнесы белән 4 елдан бирле фермер Рам и л М өхә м м ә т ш и н шөгыльләнә. Кырда быел аның җиләге 3 гектар мәйдан били.

-Сезон инде кызуында. Заказлар буенча җыеп илтеп тә бирәбез. Алдан килешеп, килеп алучылар да бар. Килограммын 350 сумнан җибәрәбез. Шушы көннәрдә сарафанлы радио буенча гына “самосбор” га да чакырдык. Уңыш әйбәт, үзе җыеп китүчегә килограммын арзанрак сатабыз. Атна ахырында тагын халыкны җиләк җыярга чакырачакбыз, - диде хуҗа.

Ә менә шәһәрдә җиләк-җимеш питомнигында легендар бакчачы Әлфит абый быел үзе булмаса да, аның эшен улы Альберт Зыятдинов дәвам итә. Быел ул әтисе эшләгән кырларда 3 гектар җиләк үстергән. - Әтинең эшен дәвам итәм, ул яраткан “Фестивальный” сортлы җиләкләр бездә. Уңыш бик яхшы. Җиләк сезоны ачык, халыкны “самосбор” га чакырдык. Җыеп алучыларга килограммын 250 сумнан сатабыз, - диде ул. Бәяне кем ничек куя: кайбер хуҗалар килограммын 400-450 сумнан да сатабыз, диләр. К а з а н  ш ә һ әр е н д ә җиләкнең килограммына 550 сумнан алып 700 сумга кадәр сорыйлар. Җиләкнең сезоны кыска, шуңа вакытында ашап калырга киңәш итә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев