«Имәнлек» метро станциясе 25 ноябрьгә кадәр ябыла
Икенче метро линиясенең беренче участогын төзү белән бәйле рәвештә 3 ноябрьдән 25 ноябрьгә чаклы «Җиңү проспекты» метро станциясеннән «Имәнлек» станциясенә кадәр поездлар хәрәкәте ябылып торачак.
Шул уңайдан Казан халкына һәм шәһәр кунакларына автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар кебек транспортның альтернатив төрләреннән файдаланырга киңәш итәбез, дип белдерде Казанның транспорт комитеты җиәкчесе Алексей Сидоров журналистлар белән очрашуда.
Аның сүзләренчә, Рихард Зорге урамы буйлап – Җиңү проспектыннан "Имәнлек" метро станциясенә кадәр сигез автобус, өч троллейбус һәм бер трамвай маршруты йөри. Шулай ук, "Имәнлек" метро станциясе ябылу белән рәвештә, 94 нче автобус маршруты "Җиңү проспекты" станциясенә кадәр озайтылачак. Моннан тыш, кирәк була калса, өстәмә трамвайлар һәм троллейбуслар да җибәрергә мөмкиннәр.
– Хәрәкәт составының гомуми саны – 181 берәмлек. Транспортны озак көтәргә кирәкмәячәк. Транспортның үзеңә уңайлы төрен сайларга һәм билгеләнгән ноктага кадәр барып җитәргә мөмкин булачак. Шуңа күрә алдан ук маршрутыңны планлаштырырга һәм транспортның өстенлекле төрен сайлавыгызны сорыйбыз, – дип билгеләп үтте Сидоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев