Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Имтиханнарда иң югары балл алучылар

Әлеге чыгарылышлар белән горурланабыз.

 Унберенчеләр өчен бердәм дәүләт имтиханнары төгәлләнде. Кайбер фәннәрдән нәтиҗәләр билгеле. Алардан югары – 80 һәм аннан күбрәк балл җыючылар да. Битләрендә андый укучылар белән таныштыра башлыйбыз.

Протопопово мәктәбе чыгарылышы Дария Ксенофонтова БДИгә старт биргән фәннәрнең берсе химиядән районда иң күп – 86 балл туплады. Ул имтиханнарга 10 сыйныфтан әзерләнә башлый – көн саен материалны кабатлый, икешәр сәгать сынау вариантларын чишә, онлайнмәктәптә шөгыльләнә. Шуңа уңышка ирешүдә укытучысы Людмила Васильевна Андреева биргән ныклы белем белән бергә үзенең дә әзерлеген дөрес һәм грамоталы итеп төзи алуы зур роль уйнавын әйтә.

2 номерлы лицейны тәмамлаучы Юлия Иванова да химияне яхшы белүен раслады – 84 балл җыйды. Рус телен 86 баллга тапшырды. “БДИгә ел башыннан әзерләнә башладым, атнага ике мәртәбә булса да шөгыльләнергә тырыштым. Иң мөһиме – барысын да бергә түгел, ә аз-азлап һәм даими рәвештә. Миңа кагыйдәләрне ятлау гына түгел, ә биремнәрнең логикасын аңларга тырышу да ярдәм итте, – ди ул. Булачак унберенчеләргә имтиханнардан курыкмаска, аңлашылмаганны сорарга һәм әзерлекне иң соңгы моментка калдырмаска киңәш итә.

Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп чыгарылышы Азат Галиев химия фәненнән 82 балл иясе. Ул имтиханнарга әзерлеккә аеруча җаваплы каравын, иң мөһимен аерып алырга, элемтәләрне күрергә, нәтиҗәләр ясарга тырышуын, күп укуын әйтә. “Үз фәнен белүе, яхшы әзерлек өчен укытучым Оксана Петровна Попондополога зур рәхмәт, – ди.

Шулай ук аерым мөнәсәбәте, ярдәме өчен Светлана Евгеньевна Победимскаяга, барлык укытучыларга рәхмәтен җиткерә. Шулай ук Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпне тәмамлаучы Зарина Салихова рус әдәбиятыннан имтиханны 94 баллга тапшырган. Ул да әзерлеккә зур җаваплылык белән караган. Аның планын булдырып, шуның буенча эшләгән. Ялга да вакыт калдырган. Ул имтиханнарга әзерләнергә мөмкинлек биргән өчен әти-әнисенә, шулай ук барысына өйрәткән, хаталарын төзәткән, дөрес юл биргән укытучысы Валентина Вячеславовна Синчуговага аерым рәхмәтле.

2 номерлы лицейдан Ильвина Камәртдинова тарихтан 87, рус теленнән 89 балл туплап, аларны бик яхшы белүен раслады. Ул имтиханга нигездә вебинарлар буенча әзерләнгән, өй эшләрен үтәгән, кирәкле материалны өйрәнгән, сынау биремнәрен чишкән. “Монда вакытны ул барлык предметларга һәм ялга җитсен өчен дөрес бүләргә кирәк. Ял организмны торгызу һәм яңа мәгълүматны кабул итү өчен мөһим. Үземнең тырышлыгым һәм әти-әнием, укытучыларым, дусларым ярдәмем белән тарихатан югары нәтиҗәгә ирештем, – ди ул.

Протопопово мәктәбенең икенче чыгарылышы Анастасия Андреева тарих фәнен 82 баллга тапшырган. “Минем өчен бу мөһим вакыйга һәм авыр эш нәтиҗәсе булды. Укытучым Олег Владимирович Мясниковка, мәктәбебезнең барлык укытучыларына, әти-әниемә ярдәмнәре һәм көчемә ышанганнары өчен рәхмәт, – ди ул. Аныңча, имтиханга әзерлектә дисциплина һәм хаталар өстендә системалы эшләү зур мәгънәгә ия булган. Әзерләнүнең шәхси планын төзегән, төп даталарны кабатлауга вакыт бүлгән, шулай ук онлайнмәктәптә даими шөгыльләнгән.

М. Вахитов исемендәге гимназия чыгарылышы Азат Камалетдинов тарихтан 80 балл туплаган. Егет бердәм дәүләт имтиханнарына җитди рәвештә өлкән сыйныфларда укыганда әзерләнә башлаган: төрле темалар буенча вебинарлар караган, төрле сайтлардан биремнәр эшләгән, һәр бирем буенча теорияне укыган һәм аны практикада кулланган. Укытучысы Резеда Равил кызы Азизованың бердәм дәүләт имтиханына яхшы әзерләве, авыр темаларда ярдәме, акыллы киңәшләре дә яхшы нәтиҗәгә китергән.

Лицей-интернат чыгарылышы Фәрхәт Фәхретдинов профильле математикадан районда иң югары – 95 балл туплады. Рус телен 91 баллга тапшырды. “Математикадан башлангыч сыйныфларда ук яхшы нәтиҗәләр күрсәттем. Шуңа әлеге фән тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде. Олимпиадаларда катнашу, җиңүләр шөгыльләнү теләгемне үстерде генә. Тырышлыгым, максатчанлыгым, зур гаиләмнең ярдәме, әлеге фәннән укытучым Нилуфар Азизовна Хәйруллинаның, рус теленнән Гөлнара Данисовна Зәйнуллинаның ярдәмнәре белән югары нәтиҗәгә ирешә алдым, – ди ул

Дәвамы киләсе мәкаләдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев