Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Имтиханнарда иң югары балл алучылар

Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар арасында бердәм дәүләт имтиханнарында 80 һәм аннан күбрәк балл туплаучылар белән таныштыруны төгәллибез.

1 номерлы мәктәп чыгарылышы Энҗе Шакирова рус теленнән 86, җәмгыять белеменнән – 90, инглиз теленнән 92 балл туплады. Ул яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен үз вакытын грамоталы бүлүен һәм әзерләнүнең төрле этапларын колачлаган план төзүен, ял турында да онытмавын әйтә. Һәрвакыт янәшә булганнары, ярдәмнәре өчен әти-әнисенә, әлеге фәннәр укытучылары Алсу Расыйх кызы Йосыповага, Андрей Александрович Филиповка, Елена Михайловна Волковага рәхмәтен җиткерә.

Рус һәм инглиз телләреннән нәкъ шундый – шул чагыштырмада 86 һәм 92 балл җыйган тагын бер укучы – Иске Суыксудан Алинә Хөсәенова. Ул имтиханга әзерлекнең даими булуын әйтә. “Иншага аеруча ныклы әзерләндем, чөнки бу югары балл алуның төп алымы”, – ди ул. Инглиз теленә көн саен 5-6 сәгать вакыт биргән. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган рус теле укытучысы Флера Хәлил кызы Хәлимовага, инглиз теленнән белем бирүче Дария Валерьевна Савельевага шулай ук гаиләсенә, туганнарына, дусларына рәхмәтен җиткерә.

1 номерлы мәктәпнең икенче бер чыгарылышы Адилә Хәсәнова да телләрне әйбәт белә – рус телен 86, инглиз телен 84 баллга тапшырды. “Үз мөмкинлекләремнән һәм көчемнән чыгып әзерләнергә тырыштым. Ял да иттем, чөнки берөзлексез әзерләнү бернәрсәгә дә китермәячәк, – ди ул. Рус теле укытучысы Алсу Расыйх кызы Йосыповага алган белеме өчен рәхмәтен җиткерә. Инглиз теленнән БДИгә әзерләнгәндә укытучысы Елена Михайловна Волкова белән көн саен төрле биремнәр эшләвен әйтә. “Елена Михайловнага яхшы әзерлек өчен рәхмәт. Ә әти-әниемә – минем югары нәтиҗәләр алачагыма ышанганнары өчен, – ди ул

Лицей-интернат чыгарылышы Сабина Шакирова рус теленнән 81 балл җыйды. “Күп чыгарылышлар кебек, имтихан алдыннан дулкынландым. Аңа бер көн кала укытучым Гөлнара Данисовна Зәйнуллина миңа “80нән күбрәк балл җыячаксың”, дип әйтте. Ул минем ышанычымны арттырды. Аңа зур рәхмәт. Аерым алганда, имтиханга әзерлек 10 сыйныфтан ук башланды. Төрле сайтлардан биремнәр үтәдек, иншалар яздык, хаталарны анализладык. Әмма укучыга үзлегеннән дә әзерләнү кирәк, – ди Сабина.

Лицей-интернат чыгарылышы Айнур Абдуллин физикадан 86 балл туплады. Ул бердәм дәүләт имтиханына уку елы башыннан әзерләнергә керешә һәм атнасына ике тапкыр булса да шөгыльләнергә тырыша. “Иң мөһиме – яңа материалны үзләштерүдән рәхәтлек алдым. Миңа кагыйдәләрне ятлау гына түгел, ә биремнәрнең логикасын аңларга тырышуым да ярдәм итте. Аерым рәхмәтемне түземлекләре, ярдәмнәре һәм миңа ышанганнары өчен әти-әниемә җиткерәсем килә, – ди ул.

2 номерлы лицей чыгарылышы Матвей Тимряков биология фәнен 80 баллга тапшырды. “Имтиханнарга 11 сыйныф башыннан зур игътибар бирә башладым. Уку еллары барышында тупланган белемнәр әзерлекне күпкә гадиләштерде. Шулай да яңа материал үзләштерү, белеп җиткермәгән темаларны бетерү беркайчан да комачауламый, шуңа да атна саен, көннәр буенча тигез күләмгә бүлеп, теорияне өйрәнергә тырыштым, башка көннәрдә практика белән шөгыльләндем. Укытучыларым Альбина Кирилловна Алексеева Һәм Лилия Зәкәриевна Кәримова да әзерлектә мөһим рольне үтәделәр. Аларның дәресләрендә авырлыкларны һәм дулкынлануны җиңәргә мөмкинлек биргән ярдәмне алдым, – ди ул.

2 номерлы лицейның тагын бер чыгарылышы Ранис Низамов информатикадан 83 балл туплады. “Бердәм дәүләт имтиханына әзерлеккә зур җаваплылык һәм аңлау белән килдем. Чөнки нәтиҗәгә минем киләчәгем бәйле. Беренче адым булып уку материалларын сайлау торды. Аларның төрлеләрен кулландым. Сыйныфташларым һәм укытучыбыз Илзирә Рәмисовна Шәкүрова белән үткәрелгән төркемле дәресләр дә әзерлекнең мөһим аспекты булды. Бергә җыелып катлаулы темалар буенча фикер алыштык, мәсьәләләр чиштек. Һәм бу үз эшен эшләде, – ди ул

Лицей-интернаттан Кәрим Низамов информатика фәнен 80 баллга тапшырды. 2025 елның март ае аның өчен әһәмиятле була: информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулый. “Әлеге югары исемне раслау өчен бердәм дәүләт имтиханында 75тән ким булмаган балл туплау кирәк иде. Предметка тирәнтен керү, катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә үҗәтлек һәм, билгеле, гаиләм, укытучым Гөлнара Наилевна Шәмгунова ярдәме белән алга куелган максатыма ирештем, – ди Кәрим

 

Исемнәре алдагы саннарда дөнья күргән чыгарылышлар арасында да нәтиҗәләре соңрак билгеле булган предметларны уңышлы тапшыручылар бар. Алардан Протопопово мәктәбеннән Дария Ксенофонтова тагын биологиядән 88, 2 номерлы лицей чыгарылышы Ильвина Камәртдинова җәмгыять белеменнән 92, лицей-интернаттан Фәрхәт Фәхретдинов информатикадан 93 балл җыйдылар. Шул рәвешле, быелгы 134 чыгарылышның 24е бер һәм берничә предметтан 80 һәм аннан күбрәк балл туплады. Өч фәнне 90нан күбрәк баллга Фәрхәт Фәхретдинов тапшырды. Протопопово мәктәбенең дүрт чыгарылышының өчесе – Анастасия Андреева, Дария Ксенофонтова, Николай Сурков югары баллар туплаучылар һәм “алтын” медаль алучылар арасында. Аларга тагын газета укучыларыбыз танышкан чыгарылышлар арасыннан Фәрхәт Фәхретдинов, 2 номерлы лицейдан Матвей Тимряков, 5 номерлы гимназиядән Валерия Антонова, Иске Суыксудан Алинә Хөсәенова, 1 номерлы мәктәптән Ксения Буданова, Адилә Хәсәнова, Энҗе Шакирова һәм югары балл алучылар сафына кушылырга чак кына калган Адилә Хәмидуллина лаек булдылар. Быелгы уку елында “көмеш” медальләр дә тапшырылды. Аңа М. Вахитов исемендәге гимназиядән Зилә Низамиева, Софья Кабелова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилә Темирбулатова, Кыяттан Татьяна Вергасова, 5 номерлы гимназиядән Рәзил Вәлиев, Анжелика Попова, 2 номерлы лицейдан Юлия Иванова, Ранис Низамов, 1 номерлы мәктәптән Элина Одинцова, Әлши мәктәбеннән Михаил Мышков ия булдылар. Медальләр узган атна ахырында тантаналы төстә шәһәрнең үзәк паркында тапшырылды. Аның барышында югары балл алучылар, спортта, җәмәгать эшендә актив булучылар да билгеләп үтелде. Барлык чыгарылышларга олы тормыш юлында уңышлар теләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев